Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялгыз хатын яши үз җаена

Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Сугышырга аның ире юк. Кайтып кереп нахак сүзләр әйтеп, Әрнетергә җанын сүзе юк... Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Ашый-эчә,йокысы тыныч. Төннәр буе"доклад"тыңлыйсы юк, Исерек ир чыгармый сугыш... Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Балалар дип,яши шатланып. Йорт тирәсе пөхтә,күңеле тыныч, Юкка исраф итми тапканын... Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Этеп-төртеп...

Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын,
Сугышырга аның ире юк.
Кайтып кереп нахак сүзләр әйтеп,
Әрнетергә җанын сүзе юк...

Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын,
Ашый-эчә,йокысы тыныч.
Төннәр буе"доклад"тыңлыйсы юк,
Исерек ир чыгармый сугыш...

Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын,
Балалар дип,яши шатланып.
Йорт тирәсе пөхтә,күңеле тыныч,
Юкка исраф итми тапканын...

Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын,
Этеп-төртеп торган кеше юк.
Җайлап кына яши үз җаена,
Башкаларда аның эше юк...

Бирешми ул тормыш җилләренә,
Исе китми кеше сүзләренә.
Һич көнләшми кеше бәхетенә,
Урыны нык бәхет тәхетендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев