"Ялгыз көймә", "Түз, йөрәк!" "Ызандашлар" авторы Гүзәл Галләмова бәлеш пешерә

- Гаепләмәгез, мин аш-су остасы түгел, шулай да һәр әни, әби пешерә беләдер бәлешләрне. Шулай да фотосурәтләргә игътибар итәм, тышлыгы көрән төскә керә, күпләребезнең. Бәлки кемдер минемчә эшләп карап, яхшырак дип табар. Шуңа гына язам. Ит бәлешенең матур, тәмле пешүе эчлекне җылытып салуда күрәм. Дистә еллар шулай пешерәм. Эчлекне (туралган...
- Гаепләмәгез, мин аш-су остасы түгел, шулай да һәр әни, әби пешерә беләдер бәлешләрне. Шулай да фотосурәтләргә игътибар итәм, тышлыгы көрән төскә керә, күпләребезнең. Бәлки кемдер минемчә эшләп карап, яхшырак дип табар. Шуңа гына язам. Ит бәлешенең матур, тәмле пешүе эчлекне җылытып салуда күрәм. Дистә еллар шулай пешерәм. Эчлекне (туралган бәрәңге, суган, ит инде) , зуррак таба яки кастрюльдә җылытам, кайнаррак булса тагы да яхшы. Чөнки бәлешнең камыры аша эчлеккә җылы үтеп пешү дәрәҗәсендә кайнарлыкка ирешкәнче, бәлеш тышлыгы инде хәйран гына кызара. Ит бәлешен 2 сәгать ярым пешерергә дигән нәрсәне аңламыйм мин. Өчпочмаклар 45-50 минутта пешкән кебек пешеп чыга ит бәлешем. Духовка (мич) җылысы сурән булса, ит бәлешенә бер сәгать - иң күбе! Ә түбәндәгечә иткәндә камыр бик тәмле һәм юкарак була. 1 стакан җылы су, 1 стакан сыек май (рафированный, бер бармак киңлегендә тутырмасагыз да ярый), 1 аш кашыгы тигезләп песок, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка сарысы, разрыхлитель чама белән. Бәлеш кайнар мичкә кереп 20 минутлап пешкәч, бөкесен ачып ярты стакан чамасы (уртача зурлыктагы бәлеш турында язам) бераз тозлы, майлы, борычлы тәмле кайнар шулпа салып җибәрәсез, әлбәттә. Бәлеш пешеп җиткәч, мичтән алгач ачмыйча, калынрак тастымаллар белән капланган килеш 10 минут торса, өйгә таралган кайнар, хуш исле пары белән җанны кинәндерә, йөзләр балкый, кәеф күтәрелә, өйдә бәлеш ашарга күңелле атмосфера хакимлек итә. Мондый ит бәлеш ничек тәмле булмасын ди инде?! Эчлекне җылытып (кайнарлатып) салганга, матур булсын дип тырышып ясаган камыр тышлыгы көрән төстә булмый инде, хөрмәтле хуҗабикәләр! Гомер-гомердән затлы милли ризыгыбыз саналган - ит бәлеше, табын уртасында, аксыл-саргылт төсе белән кояш күзләрне иркәләгән кебек, гел үзенә каратып тартып тора -тәмләп ашап бетергәнегезне сизми дә калырсыз. Барыгызга да гаилә бәхете, муллык телим", - дип яза Гүзәл.
Бәлешне пешереп ашыйсыгыз килгәндер укыганда ук. Пешерегез, тәмле булсын! Ә яза белеп язган Гүзәл Галләмовага иҗат уңышлары телик.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.2400
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.8400
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга6300
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.6900
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.10200
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.12900
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.4800
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.22601
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.9900
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.11900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Табиблар ничек өшемәскә икәне турында сойләделәр Соңгы тәүлек эчендә табибларга Казанның ун кешесе мөрәҗәгать итте. Күпчелек өлеше-ир-атлар, күбесе исерек иде,зыян күрүчеләр арасында бер бала — 11 яшьлек кыз. "Татар-информ"МА репортажында.6000
-
15 гыйнвар 2021 - 08:435300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.23400
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.19600
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.60900
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.25101
-
13 гыйнвар 2021 - 16:10Бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә Сабыйны реанимобильдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.22600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика