Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яман гадәтләр тиз сеңә, котылуы бик авыр

Миңа тәмәке "тәмен" 6-7 яшьләр тирәсендә татырга туры килде. Шулай, кичкә таба, абыйлар белән балык тотарга киттек. Миңа, иң кечкенә энекәшләренә, үзләре тоткан балыкны учак өстендә чыбыкка элеп кыздырырга куштылар. Учак җылысында рәхәт, ләкин су өстеннән күтәрелгән томан арканы туңдыра. Бераздан абыйлар, минем янга килеп, балыкларын ашый-ашый тәмәке тарта башладылар....

Миңа тәмәке "тәмен" 6-7 яшьләр тирәсендә татырга туры килде. Шулай, кичкә таба, абыйлар белән балык тотарга киттек. Миңа, иң кечкенә энекәшләренә, үзләре тоткан балыкны учак өстендә чыбыкка элеп кыздырырга куштылар. Учак җылысында рәхәт, ләкин су өстеннән күтәрелгән томан арканы туңдыра. Бераздан абыйлар, минем янга килеп, балыкларын ашый-ашый тәмәке тарта башладылар. Арадан берсе, туңып беткәнең бит, мә, берәр суыр, җылытып җибәрә, дип миңа төпчеген сузды. Бер-ике суыруга, тончыгып, күзләрдән яшь чыкты, мин төпчекне кире бирдем.
Өйгә кайткач, мин төпчек бала буларак, әни янында ята идем. Әни миннән тәмәке исе килгәнен сизеп, каз канатының сөякле башы белән ярыйсы гына сабак укытты. Үзегез аңлыйсыздыр инде, бу гыйбрәт миңа озакка сузылган истән чыкмаслык дәрес булды. Кич белән бүрәнә өсләренә гәп сатарга җыелган олырак абыйлар да, безнең кебек ыштансыз малайларга төпчек җыйдырып берәр суырталар иде, ләкин мин теге әни дәресеннән соң андый гөнаһка бармадым, ул абыйларны читләтеп уза идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев