Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яман шеш булмасын дисәң...

Соңгы 20-30 елда хатын-кызларда сөт бизе авырулары ешайды. Су тулган шеш тә, яман шеш тә очрый. Фиброз-киста мастопатия (җепселле тоташтыргыч тукымадан торган зарарсыз шеш) сөт бизе авыруларыннан иң күп очрый торганы. Аннан 20 дән 50 яшькәчә хатын-кызларның 20дән 60 проценты интегә. Клиник тикшеренүләр мастопатиянең күп очракта ракка әйләнү ихтималын раслый....

Соңгы 20-30 елда хатын-кызларда сөт бизе авырулары ешайды. Су тулган шеш тә, яман шеш тә очрый. Фиброз-киста мастопатия (җепселле тоташтыргыч тукымадан торган зарарсыз шеш) сөт бизе авыруларыннан иң күп очрый торганы. Аннан 20 дән 50 яшькәчә хатын-кызларның 20дән 60 проценты интегә. Клиник тикшеренүләр мастопатиянең күп очракта ракка әйләнү ихтималын раслый. Менә шуңа күрә дә күкрәктә аз гына үзгәреш булса да диагностика узарга, авыруны вакытында дәваларга кирәк.

Шунысы да билгеле, яман шеш авырулары арасында күкрәк бизләре рагы беренче урында тора. Ел саен сөт бизләрендәге яман шештән якынча 20 мең хатын-кыз үлә.

Сөт бизләрендә яман шеш авыруының үсү шартлары

Көчле тәэсир итүчеләр:

- генетик тайпылыш, радиация тәэсире; яшьнең 50 дән узуы: күкрәгенең бер ягын рактан дәвалаган хатыннарның һәр унынчысы икенче ягында яман шеш башланудан кабат операциягә килә; беренче линия туганнарда сөт бизләре яман шеш авыруы булу.

Акрынлап тәэсир итүчеләр:

- менструация иртә башлану (12 яшькә кадәр); аның соңга калып, ягъни 16 яшьтән соң башлануы; климаксның соңга калуы (53тән соң); бала тапмау; 30дан соң гына беренче баланы табу; алкоголизм; симерү (бигрәк тә климакстан соң); бала имезүдән иртә (6 айдан ким) тукталу; гинекологик патология.

Аз йогынты ясаучы шартлар:

- ораль контрацептлар, гормональ препаратлар; йөклелекне өзү; неврозлар, стресслар; майлы ризыклар; түбән ешлыктагы приборлардан (СВЧ-мич, компьютер) нурланыш алу; сөт бизләре травмасы, мастит; эндокрин авырулар, шикәр чире, гипертония, атеросклероз.

Сөт бизләрендә яман шешнең беренче билгеләре

Сөт бизендә барлыкка килгән теләсә нинди үзгәреш (каты төер барлыкка килү, төс үзгәрү, имчәк башының формасы бозылу); тире яки имчәк башы тартылу; тиренең лимон кабыгына охшап шешенебрәк китүе; култык астында төер барлыкка килү; имчәктән үзенчәлекле сыекча бүленү.

Сөт бизләрендәге яман шешкә диагноз кую методлары

Бизләрне үзең тикшереп тору; профилактик табиб тикшерүләре; ультратавыш дулкыннары диагностикасы (УЗИ) ; маммография (рентгент белән тикшерү); эхография; термография; биопсия (хирургик, операцион); канда шеш маркерларын ачыклау.

Сөт бизләрендә яман шешне вакытында ачыклау өчен:

- елына 1-2 тапкыр табиб-маммологка күренергә; 40 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга, шулай ук йөкле хатыннарга һәрдаим (6 айга бер) сөт бизләрен УЗИ ярдәмендә каратырга; 40тан узган хатыннарга авыртулар булмаганда да маммографик тикшерү узып торырга; әгәр дә белгеч табиб өстәмә тикшеренүләр билгеләгән булса, һичшиксез, ул киңәшне үтәргә кирәк.

Сөт бизләре авырулары профилактикасы:

- җенси тормышны нормальләштерергә, йөклелекне планлаштырырга; баланы вакытында табарга; баланы ким дигәндә 6 айга кадәр имезергә; гинекология авырулары булганда, аны тулысынча дәваларга; тәмәке тартмаска; майлы продуктлар ашаудан, шулай ук тиз сеңә торган углеводлардан баш тартырга; сәламәт яшәү рәвеше алып барырга; гимнастика, бик авыр булмаган физик нагрузка; стресслардан саклану, аутотренинг, күкрәкләрне кояш радиациясеннән саклау, бюстгалтерны дөрес сайлый белү (кыса торганны кимәгез, синтетик эчле нейлон модельлесеннән дә баш тартыгыз, көн саен тыгыз спорт бюстгалтерларын , җилкә баусыз (бретелкасыз) модельләрне кимәгез, беркайчан да бюстгалтер киеп йокламагыз).

Илдар Хисаметдинов,
Тукай районы үзәк больницасының табиб-онкологы.

Чыганак: http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/20669-yaman-shesh-bulmasyin-disәң.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев