Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яман шеш ник арта?

Чаң сугар вакыт Яман шеш ник арта? Агымдагы ел башыннан районыбызда 36 бала туган, 113 кеше үлгән. Үлем статистикасында йөрәк кан тамырлары авыртулары беренче урында торса, икенче урында - яман шеш... Сүрия МИНГАТИНА Узган ел бу вакыт аралыгында үлүче 124 кешенең 11е яман шештән дөнья куйган. Быел ел башыннан бүгенге...

Чаң сугар вакыт

Яман шеш ник арта?

Агымдагы ел башыннан районыбызда 36 бала туган, 113 кеше үлгән. Үлем статистикасында йөрәк кан тамырлары авыртулары беренче урында торса, икенче урында - яман шеш...

Сүрия МИНГАТИНА

Узган ел бу вакыт аралыгында үлүче 124 кешенең 11е яман шештән дөнья куйган. Быел ел башыннан бүгенге көнгә барысы110 кеше мәңгелеккә киткән. Азрак үлем күрсәткече, тик шул аз күрсәткечнең 16 сы яман шеш белән авыручыларга туры килә. Үлүчеләр кимесә дә, яман шештән китүчеләр арткан. Агымдагы ел да мактанырлык түгел, шушы көнгә 34 кешедә табылган яман шеш. Шушы 34нең 21ендә (61,8%) чир 1,2 стадиядә ачыкланган. Шунысын да әйтү кирәк, 34нең 30% ы табиблар чакырып китереп тикшертү (флюорография, диспансерлаштыру...) нәтиҗәсендә беленгән. Авыручыларның дүртесендә инде азып өлгергән, чир соңгы стадияләрдә бара. Ике кешене югалтканбыз, тагын күпмесе китәсе... Онкология үзәгендә дә таныш йөзләр бик күп. Барысы да тикшеренә, бар юллама белән җибәрелгәне, бар үз теләге белән килгәне. "Бик күбәйде бит, үз теләгем белән тикшеренергә килдем, бәлки миндә дә бардыр, белеп торуың әйбәтрәк", диюләре дә авыр сулата. Рәхәт түгел монда, башына төшкәннәргә күркәм сабырлык бик кирәк. Ә җавап табылмаган сораулар төн йоклатмый.

Район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гариповка гадәттәгечә әнә шул җавапсыз сораулар белән барып кердем. Тынгы бирмәгәне: "Ник? Ник арта бу чир, нәкъ менә безнең районда. Бар җирдә дә бар, билгеле, тик бездә аеруча күп"

"Арта шул, кеше безне сүгә торгандыр инде, табиблар карамый, диләрдер. Карыйбыз, әлеге чирне вакытында да ачыклый башладык, икенчел кат тикшерү барышында республика онкология үзәгенә кабат тикшеренергә җибәрәбез. Баштарак куркып бармыйлар иде, барганы да кире борылып кайтты, "Чират, бар да түләүле, күренә торган түгел, караучы юк...",- диючеләр дә булды. Хәлдән килгәнчә, кайсы табиб Казанга бара, берәр авыруны алып киттек, сөйләшеп күренергә ярдәм иттек. Алай да эшләп карыйбыз, болай да... кимеми. Хәзер авырулар үзләре дә кат-кат тикшеренергә каршы килми, онкология үзәгенә вакытында баралар, күренәләр... Күренә алмасалар ярдәм сорап безгә кайталар. Казан табиблары белән сөйләшеп, үзебез алып барып күрсәткән очраклар да бар. Яман шешне аңлап булмый, берничә кеше бар, авыруны башлангыч стадияләрдә ачыкладык, вакытында дәваландылар, кушканның барын да эшлиләр, тик шеш шулкадәр тизлек белән үсә. Бу безнең көчсезлектән дә түгел, әйткәнемчә, ачыклау, дәвалау буенча республикада алдынгы урыннарда барабыз, авырулар да мәгъ­лүматлы, фәкать рак авыруы мәкерле.."- баш табиб безнең чарасызлыкны аңлап, аңлату -киңәш йөзеннән, һәркайсыбызны сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга чакыра. Бер нәрсә ачык: күп нәрсә үзебездән тора икән, мәсәлән, быел яман шеш табылганнарның яртысы- ир-ат, яртысы хатын-кыз. Олы да түгел алар, берсе 1975 елгы, соңгы флюорографияне 2016 елда узган. Рентгеннан бронхит кебек күренгән. 1959 елгы, 58 яшьлек икенчесе, үпкә рагы - флюорография узмаган. "Вакытында үткән булса, ачыкланган булыр иде", - диләр. 1962 елгы ир, шеш таралып өлгергән, бер килгән күренергә. Тиешле дәрәҗәдә күренеп бетә алмаган, игътибар булмагач башка килмәгән. "Караган табиб игътибарлы булып, озаграк сөйләшеп утырган булса, бәлки ачыкланган да булыр иде авырту. Билгеләнгән кысаларда, өстән куелган таләпләр нигезендә эшлибез, ә ул чикли, өлгереп булмый. Безнең, табибларның игътибары җитеп бетмәсә дә, үзегезгә игътибарлы булырга кирәк, бәлки йотып җибәрү авыррактыр, бәлки берәр җирегездә төер бардыр....- "Бу берәр авыртуныкы түгелме икән?" дип уйларга өйрәнегез. Табиблар артыннан калмый йөрегез, алар карамаса миңа керегез, сез кергәндә булмавым бар, тагын килегез, әрсез булыгыз. Сез әрсез булып, без бергә эшләмәсәк, бу афәтне җиңеп булмый", - ди баш табиб Азат Харис улы.

Ә нилектән килеп чыга соң яман шеш?

- Сәбәпләрне барлаганда алгы планга экологиянең бозылуы, төрле стресслар, кояш һәм ясалма радиацияләрнең артуы, начар гадәтләр, көнкүрештә киң кулланылучы төрле химик (савыт-саба һәм кер юу, ремонт үткәрү) чараларны күрсәтәләр. Экология дип тә зарлана алмыйбыз, бернинди промышленность булмаган районда яшибез, Түбән Кама белән Чаллы шәһәрендә дә, экология начар булса да, яман шеш бездәгедән ким. Халыктан ишеткәнем бар "Радиация бездә, Ары, мари урманнарында радиактив матдәләр күмелгән имеш...", диләр. Шуны ишеткәч, "радиационный фон"ны тикшертер өчен үзем белгечләр чакырттым. Ничек дип уйлыйсыз, Арыда радиация фоны район үзәгенә караганда кимрәк. Бездә артыграк, тик бу да тиешле кысаларны узмый. Стресстан барлыкка килә, дип әйтәбез. Тик беребез дә ул кадәр авыр хәлдә түгел. Эшсез калучылар булса да, эшсез торган кеше юк. Бар да тырыша. Иртәгә нәрсә ашарбыз, кияргә кием юк..., дип утыручылар да юк дип беләм; авыр хәлдәгеләргә дә азмы-күпме Хөкүмәт ярдәме бар. Гаҗәпләндерә торган үзгәлек: яман шеш халыкның начар яши торган катлавында түгел, нәкъ менә киресенчә, тормыш хәле әйбәт булган гаиләләрдә килеп чыга. "Химия ашыйбыз", дибез. Анысы да бардыр, тик әле без үзебезнең бакчада үстерелгәнне ашарга тырышабыз, һәркем үстерә, кайната, тозлый, туңдыргычка да тыгарга өлгерә. Кыш буе үзенекен тотарга тырыша. Сакланабыз да кебек, тик яман шеш артуга бара, - дип ачыклык кертә тәҗрибәле табиб.

Нәрсә соң ул яман шеш?

Яман шеш - ул организмнын яшәве өчен куркыныч шеш, нормаль күзәнәкләрнең үзгәреп үсүеннән килеп чыга. Күзәнәкләр гел табигый үсештә: үләләр, туалар, менә шул күзәнәкләр арасында бер патологик дөрес булмаган күзәнәк килеп чыга да, үсеп шешкә әверелә.

Шеш белгәнебезчә ике төрле була: яман һәм зарарсыз. Зарарсызы исеменнән күренгәнчә кеше гомеренә куркыныч тудырмый, (аны да тикшертеп тору кирәк) ә яманы бик тиз артып, башланган вакытында ук дәваламасаң, кеше гомеренә куркыныч тудыра. Бу төр шунысы белән куркыныч: ул башка органнарга күчеп, аларда да метастазлар барлыкка китерә. Кан тамырлары, лимфа төеннәре аша бөтен организмга тарала һәм аны берничек тә, химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый. Бүгенге көндә яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Яман шеш статистикасының икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча да актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына да китерә. Әлеге чир тәмәкечеләрдә һәм хроник бронхитлыларда еш очрый. Шуның өчен һәр кеше үтәсе килмәсә дә елына бер тапкыр флюорография тикшерүе узарга тиеш. Монысы - яман шешне беренче стадиядә ачыклауның төп юлы икәнен дә онытмау кирәк.

Өченче урында сөт бизләрендәге яман шеш тора. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, анысы да турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз күкрәген капшап карап торырга тиеш. Шикле каты төерләр бар кебек тоелса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Диспансерлаштыру кысаларында, махсус машина килеп, тикшерү узарга чакырганда бармый калмагыз, бу тамга өчен генә эшләнмәгәнен аңлагыз. Юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарындагы яман шеш авыртулары да соңгы елда арта. Һәм бу авыруның билгеләре булган һәр кеше күзәтү астында.

Нәрсәдән шикләнергә кирәк...

Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, онкологка күренергә кирәк. Хәер, "...инде аз гына шикләнсәк тә тикшеренергә онкология үзәгенә җибәрәбез", - диләр Әтнәдәге табиблар. Шуңа күрә онкология үзәгенә барырга кушып юллама бирсәләр, үлемгә хөкем карары итеп кабул итмәгез, киресенчә табибларның шиген юкка чыгарырга ашыгыгыз. Җиңел түгел билгеле, аяк астындагы җир берара шуышкан кебек була. Тик үзеңне кулга алырга кирәк. "Ни язса, шул була" дип кул селтәү дә бу очракта ахмаклык. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дип, сәламәтлеккә битараф булмаска кушкан.

Авыру билгеләре организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә сизелергә мөмкин: ашказанында - аппетит югала, үпкәдә - озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыга; бавырда - кешенең тәне саргая; башта булса авыртуны баса торган дарулар кабул иткәч тә файдасы булмаса, "миндә яман шеш түгел микән" дип сагаерга кирәк. Ашказаны яман шеше авыруы мәкерлерәк, аны башлангыч ста­дия­ләрендә белеп булмый. Медицинада "Сәламәт кеше рагы" дигән төшенчә дә бар икән. Шеш кечкенә һәм ашказаны эшчәнлеген бозмый, үзен клиник яктан сиздерми генә үсә бу очракта. Кеше авырмый, бернидән дә зарланмый. Үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый - кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау бе­лән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, үзен тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара икән, игътибарсыз калдырмагыз.

Өметне өзмәү бик мөһим

Язмам куркынычрак булды, бәлки бу чиргә һәркайсыгызның игътибарын җәлеп итәсе килүдәндер. "Үләм икән..." дип уйларга ашыкмагыз, гадәттә иң элек шул уй килә күңелгә. Без яман шешне дәвалап булмый дисәк тә, табиблар "Яман шеш бөтенләй дәвалауга бирешми..." дигән нәтиҗәне ясамый. "Дәвасы бар аның, күп вакытта дәвалану организмның ни дәрәҗәдә көчле булуыннан, кәеф күтәренкелегеннән торганын онытмаска кирәк. Медицинаның көннән-көн алга киткәнен дә истә тотыгыз. Башлангыч, 1-2 стадиядә авыруны дәвалап була. Ысуллар төрле: нурланыш, химия терапия, лазер белән дәвалау, операция ясау. Тиешле дәвасы вакытында бирелсә, авыру дистәләгән елларга, хәтта бөтенләйгә дә чигенергә мөмкин. Аннан соңгы стадияләрдә дә гомерне шактыйга озайтып була...",- ди баш табиб. Монысын да мисаллар белән дәлилли. Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә, бу - статистика. Шунысын да онытмау кирәк, экстрасенслар, гипноз белән яман шешне җиңеп булмый. "Миндә 3-4 стадия инде..." дип кәефегезне төшереп, үзегезне үләсе кешегә санамагыз, яман шешнең 16 стадиясе бар икән. Яңа ачышлар да авырулар файдасына. Бүгенге көндә алып барылган скрининг кебек колачлы тикшеренүләр дә чирне иртә ачыкларга һәм дәваларга мөмкинлек бирә. Инде булмый, бу авыру яши алмый дигән очракта да, лазер белән яман шешнең үзен алалар, бу очракта метастазлар кала. Организмга җиңеллек килә һәм гомер озая, дип аңлата табиблар.

...Диагноз куелган икән, шикләнәләр икән, нык булыйк! Бернинди яман шеш, авыртулар белән авырмаучылар мәңгелеккә китә. Өметне өзеп бетергән авырулар да сәламәтләнеп аякка баскан очраклар бик күп. Җиләк-җимеш ашыйк. Иммунитетны ныгытыйк. Кызыл төстәге суган, чия, алма орлыгына, өрек җимешенә өстенлек бирик. "Мин яшим әле, Алла боерса..." дип елмайыйк! Җиңәрбез, Алла боерса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев