Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яман шешне дә җиңгән

Моннан 14 ел элек миңа яман шеш дигән диагноз куйдылар. 4 нче дәрәҗәгә җиткән 2 шеш иде ул. Операция ясаттым, химия курслары ала башладым. Көч бетте, чәчләр коела. Мине ул чакта Аллаһы Тәгаләнең ярдәме генә коткарды. Күпсанлы химия курслары узасы бар. Бер курсны узам да, елый-елый дога кылам: "Ий, Раббым,...

Моннан 14 ел элек миңа яман шеш дигән диагноз куйдылар. 4 нче дәрәҗәгә җиткән 2 шеш иде ул. Операция ясаттым, химия курслары ала башладым. Көч бетте, чәчләр коела. Мине ул чакта Аллаһы Тәгаләнең ярдәме генә коткарды. Күпсанлы химия курслары узасы бар. Бер курсны узам да, елый-елый дога кылам: "Ий, Раббым, икенче килешемә намаз укыр өчен мине бу бүлмәм көтеп торсын иде", - дим. Икенче килешемә тагын шул бүлмәгә урнаштыралар. Тагын шөкерана намазы укып дәвалануга керешәм. 12-18 сәгать химия алгач палатага чыгарып салалар: "Ий, Раббым, тәһарәтләнеп намазымны укырга да көч бир инде", - дип ялварам. Ул көч бирә. Минем белән химия алган кешеләр аптырыйлар иде, ничек шулай йөри аласың син,- дип. Ә мин мескенләнеп ятарга яратмыйм. Аллаһ бирә көчне дә, сабырлыкны да. Бары тик сорарга гына кирәк. Авыру кешене кызганырга һич ярамый. Ул үзендә көч, яшәү дәрте табарга тиеш. Сынау - кешеләргә яшәүнең ни кадәрле рәхәт икәнлеген аңлар өчен бирелә. Шулай чираттагы химия курсын алып өйгә кайттым. Күрәм, өемдәге челтәрләрем чиста түгел. Мин андый-мондый булсам, кеше алдында матур түгел, юарга кирәк,- дип уйлыйм. Киленнәрем сыерны сава, аларга тагын өстәмә эш кушарга оялдым. Улыма әйтеп челтәрләрне салдырттым да, мунчада ләгәнгә салып, өстендә аякларым белән таптый-таптый челтәр юганым истә. Бөкерәергә, күтәрергә ярамый. Ә күңел тыныч кына ята белми. Һәрвакыт динне дә, дөньяныкын да тигез алып барырга тырыштым.

Хаҗ кылганда, Зәм-зәм суы алырга барганда аягым таеп егылдым да, кабыргамны сындырганмын. 3 ай бу турыда белми йөрдем. Сөякләрне тикшерегә дип онкология хастаханәсенә баргач кына әйттеләр: сезнең бит кабыргагыз сынган, дип. Кеше бит, кабырга сынгач, утырып та, ятып та тора алмый. Мин моны да Аллаһының бер рәхмәте дип, хаҗларымның кабуллыгына бер сәбәп булсын дип аңладым. Хәзер дә тәһарәт алган саен Аллаһтан һәр әгъзама аерым сәламәтлек сорыйм. Үз-үземне чиста йөртергә, намазларымны укый алырга көч бирүен сорап дога кылам.

- Сезнең җитезлеккә, булганлыкка әле дә күзләр тимәсен. Сезне белгәннәр, Гөлчирәгә бу энергия кайдан килә,- дип аптырыйлар...

- Коръәндә тәвәссүл дигән төшенчә бар. Ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в) бәрәкәте аркылы, хөрмәте аркылы сорау. Аның йөрәге чиста һәм без адәмнәр аның дәрәҗәсенә ирешә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны дөньяда да, ахирәттә дә бөек дәрәҗәләргә күтәргән. Мин һәр тәһарәт алган саен мондый дога кылам: "Раббым, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә, аның мөбәрәк исеме бәрәкәтендә миңа сәламәтлек, тәкъвалык бирсәң иде, аның хөрмәтенә мине гафу әйләсәң иде",- дим. Әлһәмдүлилләһи Раббил гәләмиин. Аллаһы Тәгалә бик күп авыруларыма шифа бирде һәм бирә.

Аннан соң минем белән һәркем "Әссәләмәгалейкүм",- дип исәнләшә. Бу бит Аллаһтан синең өчен иминлек, сәламәтлек сорау дигән сүз. Шулай булгач, көнгә ничә кардәшем миңа сихәтлек тели булып чыга! Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә безгә бер-беребезгә сәлам бирергә куша. Мөселманның мөселманга иң изге бүләге ул. Сәлам бирмәүче кеше - иң саран кеше була. Аннан соң мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Күпме генә начар сүз әйтсәләр дә, рәнҗетсәләр дә ул кешегә дога кылам. Чөнки үпкәләү, рәнҗү - йөрәккә авырлык биреп тора, үзеңне дә чиргә сала торган әйбер. Моңа өстәп хәдистә әйтелә: "Рәнҗетелүче килешергә дип беренче булып килә икән - аның өчен җәннәтнең уртасында йорт салып куелыр; ә инде кем рәнҗетте шул үз гаебен аңлап, ялгыштым дип килешергә килсә - аның өчен җәннәтнең кырыенда йорт төзелер". Аллаһы Тәгалә - гафу итүче һәм гафу итә белүчеләрне ярата. Ул да шулай эшләгәч, мин гади бер адәми зат, ничек инде кешенең кимчелекләрен гафу итмәскә тиеш. Бу үзеңне өстен кую була.

Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның бер гыйбәдәте дә кабул булмый

 


- Мөселман кешесенә көн дә кирәкле кайбер гамәлләрне атап үтегез әле.

- Аллаһы Тәгаләне һәрчак истә тотарга кирәк. Хәдистә әйтелә: "Бу дөньяда 2 вәгазче бар. Берсе гел сөйли. Бу - Коръән белән гамәл кылучылар. Икенчесе бер дә сөйләми. Алар - бу дөньядан киткән мәетләр. Аларны күреп без шулай ук гыйбрәт алырга тиеш;

- Намазны калдырмаска, фарыз гамәлләрне үтәргә тырышырга. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Аллаһка намаз аша сабыр итеп мөрәҗәгать итегез". (Бәкара, 45) Намаз ул - җан тынычлыгы, яшәүгә көч бирүче. Әгәр укыган намазыбыз безне дөреслеккә этәрмәсә, гөнаһтан ерагайтмаса, Аллаһ ул намазыбызны кабул итми;

- Әти-әни, ир хакын хакларга. Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның бер гыйбәдәте дә кабул булмый;

- Зекер укы, салават әйт. Шайтаннан көчле буласың килсә, һәрчак һәм һәркайда зекер укы;

- Иртән йокыдан уянуга урын-җирне "Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим Бисмилләәһир рахмәәниррахииим" дип әйтеп җыеп куй һәм кичен йоклар алдыннан шул сүзләрне кабатлап мендәрләрне, юрганнарны кабартып җәй. Шайтан ир белән хатын арасын бозарга тырышып урын-җиргә ояларга ярата;

- Йоклар алдыннан уң якка карап 21 тапкыр "Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим"- дип әйт. Шулай әйткән кеше бу төндә һәртөрле явызлыктан, бәла-казадан, карактан, үлемнән имин була;

- Йокларга тәһарәтле килеш ятарга гадәтлән. Андый кешенең җаны күккә ашар һәм бу җан өчен фәрештәләр зекер әйтер;

- Йоклар алдыннан үзеңне, балаларыңны өшкереп ят;

- Төнлә йокыдан уянуга Аллаһны искә ал, зекер әйт. Шулай эшләсәң гәүдә җиңеләеп китә, торып тәхәҗҗүд намазлары укырга көч керә. Төн, бигрәк тә таң алды, бик кадерле вакыт. Бу вакытта барча җан иясе ял итә, галәмдә тынычлык хөкем сөрә. Кеше төнлә торып гыйбәдәт кылганда аңа беркем дә комачауламый, ул риядан ерак була. Чөнки аны бу вакытта беркем дә күрми. Ул үзенең Раббысы белән бергә-бер кала, Аңа мөрәҗәгать итә, догалар кыла. Шулай итеп ул күңелен нурландыра, Аллаһы Тәгаләгә якыная;

- Теләкләр кабул булсын өчен күп тапкырлар тәүбә итәргә, төнге тәхәҗҗүд намазларына торып сорарга кирәк. "Тәхәҗҗүд намазы Кадер кичәсендә үтәгән 4 рәкәгать намаз белән бер булыр" (Әт Табарани). Хәдис: "Фарыз намазларыннан соң иң яхшы намаз - тәхәҗҗүд намазы" (Мөслим);

- Балаларга, оныкларга кечкенәдән үрнәк күрсәт. Һәр җыелышуда Аллаһны, аның сүзләрен искә төшер;

- Әгәр дә алар диндә түгел икән тәүбә, тәхәҗҗүд намазларын күбрәк укы. Балага биргән тәрбияң өчен Аллаһ каршында җавап бирәсеңне уйлап дога кыл;

- Динебез - чисталыкка өнди. Һәрвакыт чиста йөр, пакъ йөр;

- Тырыш бул! Эшли алуның кадерен - сәламәт кеше аңлап бетерә алмый;

- Шөкер ит. Беркайчан да Аллаһ ярдәменнән өметеңне өзмә!

- Туган телне онытма, балаларга да туган телдә сөйләшергә өйрәт. Хәдистә әйтелә: "Кем туган телендә сөйләшми, туган телен белми - шул минем гайбәтемне сатучы өммәтеннән".

Тулысы белән укыгыз: http://intertat.tatar/din/gyyb-d-tne-d-tashlamadym-d-nyalykny-da-tuktatmadym-g-lchir-abystay-nogmanova-bel-n-g-m-/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев