Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янә грипп турында: сәламәтләр – саклансын, чирләүчеләр – өйдә утырсын

Грипп - ул сезонлы авыру, аннан бернинди юллар белән дә качып булмый. Кышка кердекме, әлеге чирне һичшиксез көтәргә кирәк. Тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре инде декабрь уртасыннан ук «котыра» башлады. Гриппның беренче очраклары да ел ахырында расланды. Хәзерге вакытта әлеге диагноз 89 кешегә куелган. Билгеле, вирус моның белән генә чикләнмиячәк....

Грипп - ул сезонлы авыру, аннан бернинди юллар белән дә качып булмый. Кышка кердекме, әлеге чирне һичшиксез көтәргә кирәк. Тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре инде декабрь уртасыннан ук «котыра» башлады. Гриппның беренче очраклары да ел ахырында расланды. Хәзерге вакытта әлеге диагноз 89 кешегә куелган. Билгеле, вирус моның белән генә чикләнмиячәк. Авыручылар саны артуын гыйнвар уртасыннан көтәргә кирәк, ди эпидемиологлар.


Тын юлларының кискен вируслы инфекциясе диагнозы бүгенге көндә республикабызда 26 меңгә якын кешегә куелган. Декабрь уртасыннан алып авыручылар санының атна саен 10 процентка артуы күзәтелә. Гыйнварның беренче атнасында авыручылар саны инде эпидемия бусагасыннан узган була. Бүгенге көндә республика күләмендә эпидемик күтәрелеш 62 процент тәшкил итә.

Барыннан бигрәк Казан һәм Чаллыдагы вәзгыять борчу уята - зур шәһәрләрдә халык тыгызлыгы зур булу белән бәйле рәвештә чир бик тиз таралыш ала. Башкалабызда, әйтик, чирләүчеләр саны эпидемик чиктән ике тапкырга узган. Гриппның да күпчелек очраклары нәкъ менә шушы ике шәһәрдә теркәлгән.

Эпидемиологлар исә чирнең алга таба таралышын туктату буенча чаралар күрә. Бүгеннән, 17 гыйнвардан, Казанда, медицина һәм белем бирү оешмаларында чикләү чаралары кертелә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, Казанда Баш дәүләт санитар табибының чикләү чаралары турында карары чыккан. Чикләү чаралары дигәндә, сәламәтлек саклау оешмаларында пациентлар янына туганнарның килүен чикләү яки тыюны, шулай ук массакүләм чаралар оештырудан тыелу һәм битлек кию режимын кертүне күздә тотыла.

Республикабызда грипп һәм ОРВИ буенча эпидемик күтәрелеш уртача 7-8 атна дәвам итә. Узган елда вируслы чирләр таралышы алай озакка сузылмады - нибары 4 атнада вәзгыять җайлашты. Быел ничек булачагын төгәл берәү дә әйтә алмый. Әмма грипп сезонына Татарстан яхшы гына «коралланган». Грипка каршы иң нәтиҗәле кисәтү чарасы прививканы республикада халыкның 34 проценты ясаткан.

- Кызганычка, билгеләнгән 40 процент дәрәҗәсен тәэмин итә алмадык. Әмма 34 процент та ул аз түгел. Шуңа да вәзгыятьне тотрыклы сакларга мөмкин булыр дип ышанабыз, - диде Любовь Авдонина.

Узган елда гриппның нигездә Н1N1 төре таралыш алса, быел расланган 89 грипп очрагының барысында да H3N2 вирусы «гаепле». Любовь Авдонина сүзләренчә, гриппка каршы прививка ясаткан кешеләр тыныч була ала - вакцинага быелгы грипп штаммына каршы торырдай компонентлар кертелгән булган. Теркәлгән грипп очракларында исә кешеләр вакцинацияләнмәгән булган.


Барыннан да бигрәк әти-әниләргә вируслы инфекцияләр үсеш алган чорда балаларны сакларга кирәк. Авыручыларның 80 проценты нәкъ шушы категориягә карый бит. Теркәлгән грипп очракларында да 39 авыручы - ул нәниләр. Әмма кисәтү чараларын бары тик табиб кына билгеләргә тиеш, дип ассызыклый белгечләр. Һәр кешенең организмына аерым караш булырга тиеш, интернеттан укып, яисә дуслар киңәше буенча гына ниндидер препаратны балага эчертү ярамый.


Ә инде авырый башлагач, табибка мөрәҗәгать итү балалар өчен дә, олылар өчен дә мәҗбүри. Грипп бер дә уен нәрсә түгел бит, ул күптөрле өзлегүләре белән куркыныч, шуңа да вакытында чараларын күрергә кирәк. Бүгенге көндә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының инфекцион авырулар буенча баш белгече Хәлил Хәертынов сүзләренчә, грипп белән авыручылар уртача һәм уртача-авыр хәлдә. Сөенечкә, үлем-китемнәр теркәлмәгән һәм мондый очраклар булмасын иде дип тели табиблар. Былтыр исә грипп 3 кешенең гомерен өзгән.




ОРВИ һәм гриппка каршы кисәтү чаралары:

шәхси гигиена чараларына игътибарлы булу - кулларны юу, еш тота торган предметларны (телефон, күзлек һ.б.) сөртеп тору кирәк
грипп вирусы 1 метрга кадәр таралыш ала - шуңа да халык күп җыелган урыннарда маска кию комачауламый. Әмма аны 2 сәгать саен алмаштырып тору таләп ителүен онытмаска кирәк
Ешрак саф һавада булырга
Бүлмәләрне җилләтеп тору һәм идәннәрне, өстәл-тәрәзә төпләрен сөртеп тору
Борын эчләрен тозлы су, диңгез суы белән юдыртып тору
Ә инде авырый башлагач, нинди генә эшлекле кеше булсагыз да, өйдә калу хәерле. Үзегезнең хәлегез кискенләшүдән тыш, сез авыруны башка кешеләргә дә йоктырырга мөмкинсез.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев