Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгыннар артты

Көннәрнең салкын торуы аркасында Татарстанда янгыннар саны нык артты.

Чөнки, бик күпләр электр белән җылыту аппаратларын кулланырга керештеләр, газ мичен кирәгеннән артык куллана башладылар. Аларда алдагы елны 17 кеше вафат булса, узган елны аларның саны 27гә җитте. "18 районда янгыннар саны үсте, 5 районда янгында вафат булучылар артты", - дип хәбәр итәләр районның күзәтчелек бүлегеннән. Кызганыч, бу исемлекләрнең һәрберсендә Әтнә районы да бар. Агымдагы елны кешеләрнең төркемләп вафат булуы белән бәйле 5 янгын теркәлде. Шөкер, монысында без юк. Алар Бөгелмә, Сарман, Әгерҗе, Арча районнарында һәм Казанда теркәлгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев