Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгыннар кабатлана

Бәйрәмнәр тыныч кына үтеп китте дип, куанырга да өлгермәдек, тагын бер янгын турында хәбәр килеп иреште. Кышлау авылында яшәүче Закировлар йортында янгын чыгып, хуҗалыкка зыян килде. Янгынның сәбәбе - электр чыбыкларының төзек булмавында. Югыйсә, аларны әле күптән түгел генә яңаларына алмаштырган булганнар. Күзәтчелек бүлеге инспекторы Артур Рәхматуллин әйтүенчә, соңгы ике...

Бәйрәмнәр тыныч кына үтеп китте дип, куанырга да өлгермәдек, тагын бер янгын турында хәбәр килеп иреште. Кышлау авылында яшәүче Закировлар йортында янгын чыгып, хуҗалыкка зыян килде. Янгынның сәбәбе - электр чыбыкларының төзек булмавында. Югыйсә, аларны әле күптән түгел генә яңаларына алмаштырган булганнар. Күзәтчелек бүлеге инспекторы Артур Рәхматуллин әйтүенчә, соңгы ике елда булган янгын күренешләрен анализлаганнан соң, кызыклы фактлар ачыкланган. Узган ел Кышлау авылында булган янгын урамның бер башындагы йортта булган булса, быелгысы - шул ук урамның икенче башында булган. Бу шулай ук, Түбән Көек һәм Күшәр авылларында да шулай. Инде Кышлаудагы янгынга килгәндә, янгын сүндерү бүлегенә хәбәр янгын чыгып, 20 минут үткәннән соң гына килеп ирешкән. Анысын да, янгын чыккан йорттан 800 метр ераклыкта яшәүче өлкән яшьтәге абзый шалтыратып әйткән. Нәрсә бу, күршеләр бер-берсенә ышанып калганнармы, әллә бүтән сәбәбе бар микән?! Мәгънәсезлекме, әллә ваемсызлыкмы? Ә бит бәла аяк астында гына булырга мөмкин. Ут берәүне дә аямый. Җәйләргә керәбез. Эссе чор башлана. Сак булыйк. Ваемсызлыкның бәясе бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Янгын турында сотовый телефоннар аша 112 номерына шалтыратып әйтергә мөмкин. Хәбәрегезне алуга, оператор автомат рәвештә янгын бүлеге белән тоташтырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев