Әтнә таңы

Янгын куркынычы зур булган көзге-кышкы чор

Көзге-кышкы янгын куркынычы зур булган чор килеп җитте.

Статистика күрсәткәнчә, бу вакытта янгыннарның күбесе торак секторда күзәтелә.

Температура кимү белән, халык мичләрне интенсив җылыта, җылыткычлар куллана башлый. Янгын чыгуның төп сәбәп­ләре булып җылыту мичләренең һәм төтен чыгу юлларының төзексезлеге, мичкә яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичне артык кыздыру, янып торган мичне күзәтүсез калдыру тора. Күп кенә җылыту мичләренең каршы ягындагы идәнгә калай беркетелмәгән була. Мичләрне еш кына яккан вакытта караучысыз калдыралар, йә балаларга мич ягуны ышанып тапшыралар, моңа юл куярга ярамый.

Көчле салкыннарда мичләр озак вакытлар җылытыла, шуның нәтиҗәсендә аларның аерым өлешләренең көчле кызуы күзәтелә, ә бу өлеш­ләрнең агач дивар яки мебель белән якын булуы нәтиҗәсендә янгыннан котылып калып булмый.
Шулай ук салкыннар башлану, көннәр кыс­кару белән  электр энергиясен ешрак кулланабыз, шулай ук челтәргә күп электр-көнкүреш приборлары тоташтырабыз. Шул ук вакытта челтәрдәге берничә көнкүреш приборын да кертеп, электр үткәргечләргә артык йөкләнеш күзәтелә, шуның нәтиҗәсендә үткәргечләрдә кызу һәм кыска ялгану барлыкка килә. Шулай ук еш кына электр челтәрләренең озак вакытлар эксплуатацияләнүе аркасында чыбык­лар искерә һәм янгын килеп чыгуга китерә торган кыска ялганыш килеп чыга. Беркем өчен дә сер түгел, күп кенә торак йортларда, бигрәк тә иске торак йортларда электр чыбыгы начар хәлдә, ә бу янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырырга, шулай ук өйдә электр энергиясе көчәнешен тикшерергә кирәк.
 Елдан-ел торак секторда янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр җылыту приборларын, көнкүреш мичләрен, газ плитәләрен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут белән балалар шуклыгы тора.
Янгын вакытында «01», «101» «112» номерлары аша хәбәр итәргә.

Реклама

Антон СОТОВ, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

Фото архивтан алынды

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: