Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Япон журналистлары Алинә Заһитова яшәгән шартларны күреп шаккаткан

Пхенчханнан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтканнан соң, Алинә Заһитовага япон журналистлары кунакка килгән. Алар фигуралы шуу йолдызын патшабикәләр яшәгән шартларда күрербез дип уйлаганнардыр, әмма Мәскәү хрущевкасын күреп, шаккатканнар. Мәгълүм булганча, Алинә Мәскәүдә әбисе белән яши, ә әти-әнисе, сеңлесе - Ижевскида. Япониядә Алинәне бик яраталар, аның акита-ина токымлы эт турында...

Пхенчханнан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтканнан соң, Алинә Заһитовага япон журналистлары кунакка килгән.

Алар фигуралы шуу йолдызын патшабикәләр яшәгән шартларда күрербез дип уйлаганнардыр, әмма Мәскәү хрущевкасын күреп, шаккатканнар.

Мәгълүм булганча, Алинә Мәскәүдә әбисе белән яши, ә әти-әнисе, сеңлесе - Ижевскида.
Япониядә Алинәне бик яраталар, аның акита-ина токымлы эт турында хыяллануын ишеткәч, бүләк итәргә булалар. Әмма Мәскәүдәге кечкенә фатирны һәм анда Алинәнең мәчесе дә булганын күреп, бераз аптырашта калганнар.
Тагын да аптыратканы - Алинәнең әлеге шартларга бөтенләй игътибар итмәве һәм уңайсызлынмавы булган. Ул рәхәтләнеп журналистларга фатирны, бүләк-медальләрен күрсәткән.


фото: nitei.net

Чыганак:http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yapon-zhurnalistary-alin-zaitova-yashgn-shartlarny-krep-shakkatkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев