Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яратам! дип кычкырасы килә!

Гаепмени? Яратам! дип кычкырасы килә! Тик оялам. Беләм - килешми - Утызымнан чыгып, кырыгыма Кызу-кызу кайтып килешли... Сабыр! Сабыр... диеп, тыя-тыя Чалулады инде чаптарлар... Бәгырь куенында тилмерешкән Утсыз калган күпме чакма бар! Килешми дип әйтелмәгән сүзләр, Яшерелгән ымнар, карашлар... Гаепмени - җирдә берәү булса, Соңгы сулышыңны багышлар?! Дөньялыкта үксез җан...

Гаепмени?
Яратам! дип кычкырасы килә!
Тик оялам. Беләм - килешми -
Утызымнан чыгып, кырыгыма
Кызу-кызу кайтып килешли...
Сабыр! Сабыр... диеп, тыя-тыя
Чалулады инде чаптарлар...
Бәгырь куенында тилмерешкән
Утсыз калган күпме чакма бар!
Килешми дип әйтелмәгән сүзләр,
Яшерелгән ымнар, карашлар...
Гаепмени - җирдә берәү булса,
Соңгы сулышыңны багышлар?!
Дөньялыкта үксез җан авазын
Килешми дип, куйдым тышаулап...
Кайтаваздан иңрәп, җир тетрәр күк,
Мин яратам... дисәм, пышылдап...
11.01.2018.
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев