Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраттык без... Соң чырага кадәр

Вакландык Яраттык без... Соң чырага кадәр Янып бетеп, язып акылдан - Тик нигә соң безнең мәхәббәткә Дастаннарда урын тар булган? Сөю хакын хаклап ташландыкмы Утка, суга, зиндан түренә - Ваклык белән хаклык буталганда Бишегеңнән алып гүреңә? Нәфрәтләндек! Ачу баштан ашып, Урамнарга чыкты бүселеп. Безне йоткан төннең куелыгын Сизмәде дә кебек...

Вакландык

Яраттык без... Соң чырага кадәр
Янып бетеп, язып акылдан -
Тик нигә соң безнең мәхәббәткә
Дастаннарда урын тар булган?

Сөю хакын хаклап ташландыкмы
Утка, суга, зиндан түренә -
Ваклык белән хаклык буталганда
Бишегеңнән алып гүреңә?

Нәфрәтләндек! Ачу баштан ашып,
Урамнарга чыкты бүселеп.
Безне йоткан төннең куелыгын
Сизмәде дә кебек кешелек.

Кирмән җимермәде безнең ярсу,
Манаралар рәнҗеп аумады.
Аяк астыбызда бик күптәнге
Хәрабәләр бары аунады.

Тарих язар кодрәт бирелмәгән
Ваклануга дучар хисләргә.
Җанның бөеклеге мәҗбүридер
Дастаннарда дәвер кичәргә.

Яраттык без... Нәфрәтләндек кайчак...
Хәл кадәре - аннан акландык...
Бездән соң да яратканнар әйтер:
Алар - сөйгән! Ә без... вакландык...
22.01.18.
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев