“ЯРАТУ БЕТӘ, ДИЛӘР. БЕТМИ УЛ!”
"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Россиянең иң-иңнәрдән булган үрнәк гаиләләренә тапшырыла. Медаль тапшырырдай гаиләләр күп бездә. Шулар арасыннан иң лаеклысы, дип Күлле Киме авылында яшәүче Илсия һәм Зөлкәрнаен Сабировлар гаиләсе табылды. Ярты гасырдан күбрәк иңне-иңгә куеп яшәгән, тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татыган бу матур гаилә. Кайгыны да, шатлыкны...
"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Россиянең иң-иңнәрдән булган үрнәк гаиләләренә тапшырыла.
Медаль тапшырырдай гаиләләр күп бездә. Шулар арасыннан иң лаеклысы, дип Күлле Киме авылында яшәүче Илсия һәм Зөлкәрнаен Сабировлар гаиләсе табылды.
Ярты гасырдан күбрәк иңне-иңгә куеп яшәгән, тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татыган бу матур гаилә. Кайгыны да, шатлыкны да уртак итеп яши белгәннәр. Мәхәббәткә һәм тугрылыкка нигезләнгән тормыш ныклыгын еллар саны гына тарката алмый шул. Юкка гына Зөлкәрнаен абый: "Еллар узган саен ярату бетә, диләр. Бетми, тагын да ныгый. Әле дә яратам", - дип әйтмәс иде. Бу парның мәхәббәт тарихы исә ерак 1956 елга барып тоташа. Беренче тапкыр Олы Әтнә кызы Илсияне туган авылы Күәмдә очрата Зөлкәрнаен абый. Медицина училищесын тәмамлаган кыз бирегә эшкә кайта. Шушы очрашу барысын хәл итә дә инде. 6 ел очрашып йөриләр алар. Шул вакыт эчендә Зөлкәрнаен абый армия сафларына барып кайтырга да өлгерә. Ә Илсиянең хыялы - югары медицина белеме алу. "Өйләнешик, үзем укытырмын", - дип вәгъдә бирә Зөлкәрнаен. Ышана кыз, ризалыгын бирә. 1962 елның июль аенда өйләнешәләр. Ничек итсә итә, әмма биргән вәгьдәсендә тора егет. Илсия апа стоматолог һөнәрен алып чыга. Шул вакыт эчендә мәхәббәт җимешләре - игезәк кызлары туа. Бу елларның авырлыгын Илсия апа үзе генә белә торгандыр. Шул чакта таянычы, терәге - Зөлкәрнаен абый була аның. Ул үзе башта туган колхозында тракторчы булып эшли. Читтән торып Алабуга югары милиция мәктәбен тәмамлый. Озак еллар участок милиционеры, инспектор булып хезмәт куя. Еллар уза. Күлле Киме участок хастаханәсе җитәкчесе булып эшләгән, бар гомерен гади халыкны дәвалауга багышлаган Илсия апаның кызлары да әниләре һөнәрен сайлый. Берсе - Бөгелмәдә, икенчесе Әлмәттә табиб. Кызлар гына мыни, оныклары да табиб аларның. Ә төпчек уллары исә Төркиядә, Истамбул институтының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлап, бүгенге көндә Казанда менеджер булып эшли. Халыкта: "Атадан карап ул үсә, анадан карап кыз үсә", дигән әйтем бар. Үзләре кебек укымышлы, зыялы балалар үстергән Сабировлар гаиләсе Күлле Киме авылының гүзәл бер почмагында, гөлләр арасында тыныч кына гомер кичерә.
Лаеклы ялда булсалар да, тик ятмыйлар. Зөлкәрнаен абый бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнсә, Илсия апада йорт мәшәкатьләре. Гаилә башлыгын әле без оста шахматчы буларак та беләбез. Нәрсә дисең? Өй салганнар, агач утыртканнар, бала үстергәннәр. Тавышланып кеше көлдермәгәннәр. Булганына риза булып, биргәненә шөкер итеп яшәгәннәр. Һәм әле дә яшиләр. Иң мөһиме - яшьлек мәхәббәтләренә тугры булып калганнар. Бер-берсен саклап, хөрмәтләп яшәгәнгә бүгенге көннәре дә сөенечле. Киләчәкләре дә тигезлектә, иминлектә үтсен иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 11:40Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга мөмкин Портал ярдәмендә вакцинациягә бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә язылып була.000
-
21 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.2300
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00Татарстанда яшәүчеләр автомәктәпләрдә хокук бозулар турында кайнар линиягә аноним рәвештә хәбәр итә алалар Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.4300
-
21 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстан предприятиеләрендә коронавируска каршы вакцинация башланды Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V»алачак.4100
-
20 гыйнвар 2021 - 18:10Полиция хезмәткәрләре белән очрашу булып узды Полиция бүлегендә традицион студентлар белән очрашу булып узды.13300
-
20 гыйнвар 2021 - 17:15"Әтнә таңы" газета редакциясе кунаклар кабул итте Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар "Әтнә таңы" газетасы редакциясенә кунакка килделәр.12600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:10«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.9400
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.19500
-
20 гыйнвар 2021 - 14:10Бер ел эчендә 1,5 млн татарстанлы тикшерүләр узды Covid-19 булуга карамастан, Татарстан «Сәламәтлек саклау»милли проекты күрсәткечләрен үтәгән.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 13:10Чишмәле Сапта гәрәпчә укый башладылар Чишмәле Сап мәчетендә балалар өчен дәресләр узадыралар9500
-
20 гыйнвар 2021 - 12:00Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бүген 84 яшь тулды.9100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:35Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады «Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.5700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.18600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.27000
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.27000
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.26500
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.22900
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.19500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика