Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Яратырдай кешем бар– “Әтнә таңы”

Сөюем ике канатлы Күккә очар көчем бар. Кочып сөяр, иңен куяр, Яратырдай кешем бар. Яшәргә көч биреп торган Яндырырдай хисем бар. Мәхәббәтемне бүлешер Сөеп туймас кешем бар. Уртак таңым, наз бүлешкән Онытылмас кичем бар. Җанымны ярып бирердәй Мәңге сөяр кешем бар. Күз яшьләремне сыйдырыр Шатлык бүләр ишем бар. Бәхетле итә...

Сөюем ике канатлы

Күккә очар көчем бар.

Кочып сөяр, иңен куяр,

Яратырдай кешем бар.

Яшәргә көч биреп торган

Яндырырдай хисем бар.

Мәхәббәтемне бүлешер

Сөеп туймас кешем бар.

Уртак таңым, наз бүлешкән

Онытылмас кичем бар.

Җанымны ярып бирердәй

Мәңге сөяр кешем бар.

Күз яшьләремне сыйдырыр

Шатлык бүләр ишем бар.

Бәхетле итә алырдай

Сөелерлек кешем бар.

Рүзия Камаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев