Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм итим дисәң, җае табыла

Хәйрия ункөнлеген уздырдык. Изге эшләр башкардык. Янәшәңдә сиңа терәк булырдай кешеләр барын тою рәхәт ул, ялгыз түгеллегеңне беләсең. Мөмкинлеге чикләнгәннәргә түгел, сәламәт кешегә дә рәхәт булып китә. Эшләү дәверемдә байтак изге җаннарны, шәфкатьле кешеләрне күрдем. Әле күптән түгел генә үзебезнең Дусым балалар бакчасына 17 пар урын-җир комплекты бүләк иттеләр. Бар...

Хәйрия ункөнлеген уздырдык. Изге эшләр башкардык. Янәшәңдә сиңа терәк булырдай кешеләр барын тою рәхәт ул, ялгыз түгеллегеңне беләсең.
Мөмкинлеге чикләнгәннәргә түгел, сәламәт кешегә дә рәхәт булып китә. Эшләү дәверемдә байтак изге җаннарны, шәфкатьле кешеләрне күрдем. Әле күптән түгел генә үзебезнең Дусым балалар бакчасына 17 пар урын-җир комплекты бүләк иттеләр. Бар иде анысы урын-җир комплектларыбыз, ә болары барысы бертөсле, матурлар, балалар да бик яратып кабул иттеләр, аларның шатланганына без шатландык. Беренчедән, бүләк алу кемгә дә күңелле, икенчедән, мәрхәмәтле кешеләрне күргән саен күңел сөенә. Балаларга әлеге бүләкне ясау уе бездә элек кибет тоткан Марсель Гыйззәтуллинга килә, материалын ул бирә, ә калганын тормышка ашыручы - Күәм авылында яшәүче Айсылу Галимуллина. Тектерде, үлчәде, күрсәтте, кирәк саен чапты. Нәтиҗәсе күз алдында.
Аңа кадәр генә бакчабызга агач көрәкләр бүләк иттеләр. Башка шундый кирәк-яраклар да бар иде. Күәм авылыннан Рамил Нәҗмиевнең бу бүләкләрен кулга тоткан саен сөенеп куябыз. Изгелек - югалмый торган хәзинә, диләр. Шулай икән. Бу яхшылыклары өчен үзләре дә игелек күрсеннәр, меңе белән артып кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев