Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм иттеләр

Газетабызга "Оятсыз дип кенә әйтмәгез!" дип, Түбән Көек авылында булган зур янгында зыян күргән Шакировлар гаиләсе хакында язган идем.

Изге җаннар күп шул бездә, Аллага шөкер, һәркем өлеш чыгарырга тыраша: кием белән дә, акча белән дә булышучылар байтак.
Ә менә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре матур башлангыч алып, үзләре уздырган тамашалардан кергән акчаны Шакировларга тапшыра башладылар. Күптән түгел генә Югары Көек авылы үзешчәннәре Данил Салиховның "Кызлар капкыны" спектаклен сәхнәләштереп, әлеге спектакльдән кергән акчаны янгыннан зыян күрүчеләргә тапшырдылар. Яңа Әтнә мәдәният хезмәткәрләре дә бу матур башлангычка кушылып, тамашадан кергән акчаны Флера Шакировага тапшырдылар. "Чыгышларыбызны карарга килгән Түбән Көек, Яңа Әтнә, Яңа Шимбер, Иске Шимбер, Әйшияз авыллары халкына рәхмәтлебез. Тамашачы килмәсә, без ничек кенә тырышсак та, берни барып чыкмас иде, берәүгә дә мондый хәсрәт килмәсен, ярдәм итә алуыбызга сөенәбез генә", -диләр яңаәтнәлеләр. Хуплыйсы гына кала безнең якташларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәфкать