Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм кулы сузарга ашыгыйк

Елның елында шушы вакытта район белән дәррәү күтәрелеп алабыз, янәшәбездә гомер итүче, вакыт-вакыт үтмәс минутларын санаучы якташларыбызга ярдәм кулы сузып, авырлыкларын аз гына булса да җиңеләйтергә тырышабыз. Озын сүзнең кыскасы, барыбыз да Хәйрия марафонына әзерләнәбез. "Беренче кертемнәр бар: "АкБарс банк", "Энергосбыт", газ оешмасы, казначейның ике бүлекчәсе, ветлечебница, статистика, социаль иминиятләү,...

Елның елында шушы вакытта район белән дәррәү күтәрелеп алабыз, янәшәбездә гомер итүче, вакыт-вакыт үтмәс минутларын санаучы якташларыбызга ярдәм кулы сузып, авырлыкларын аз гына булса да җиңеләйтергә тырышабыз. Озын сүзнең кыскасы, барыбыз да Хәйрия марафонына әзерләнәбез.

"Беренче кертемнәр бар: "АкБарс банк", "Энергосбыт", газ оешмасы, казначейның ике бүлекчәсе, ветлечебница, статистика, социаль иминиятләү, аптека, социаль яклау оешмалары, Күңгәр мәктәбе ко ллективлары үзләреннән хәлдән килгәнчә өлеш чыгарганнар инде. Районыбызда 1781 мөмкинлеге чикле кеше яши, аларның 58 е - балалар. Араларында бик авыр хәлдәгеләре дә бар. Сәламәтлекләрен җиңеләйтү өчен күп акча кирәкләре дә юк түгел. Менә шуларның хәленә керик.! Тамчыдан күл җыелганын без инде беләбез.

"Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә урак өсте бүген. Алар әнә шул ункөнлеккә әзерләнәләр. "Оешмаларга искә төшерү өчен хатлар язабыз, кабат-кабат мөмкинлеге чикле якташларыбызның хәлен белешәбез. Башка елны кеше күп йөри торган җирләргә тартмалар куя идек, кеше анда акча бик салмагач быел куеп тормабыз, дигән фикергә килдек. Теләге булганнар Хәйрия марафоны барышында да бирә ала. Ярдәм итәргә теләүчеләр һәрвакыт җаен таба", - диләр әлеге үзәк хезмәткәрләре. Әйе, җай табып була, теләк кирәк. Райондашларның мәрхәмәтлелегенә ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев