Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яровая пакеты телефонга түләүне арттырырмы?-"Әтнә таңы"

Россиянең элемтә министры Николай Никифиров "Яровая пакеты" кабул ителүе нәтиҗәсендә 2016 елда элемтә өчен түләү бәясе артмаячак дип белдергән. РБК сайты хәбәр итүенчә, террорчылыкка каршы законнар кабул ителүе нәтиҗәсендә элемтә өчен түләү 2016 елда артмаячак. Бу законнар нигезендә элемтә операторлары шалтыратучылар һәм хәбәр җибәрүчеләр хакында мәгълүматларны сакларга әле 2018 елдан...

Россиянең элемтә министры Николай Никифиров "Яровая пакеты" кабул ителүе нәтиҗәсендә 2016 елда элемтә өчен түләү бәясе артмаячак дип белдергән.

РБК сайты хәбәр итүенчә, террорчылыкка каршы законнар кабул ителүе нәтиҗәсендә элемтә өчен түләү 2016 елда артмаячак. Бу законнар нигезендә элемтә операторлары шалтыратучылар һәм хәбәр җибәрүчеләр хакында мәгълүматларны сакларга әле 2018 елдан гына керешәчәкләр, дип искә төшереп узган Николай Никифоров.

Әлеге мәгълүматларны саклау тәртибе Россия хөкүмәте тарафыннан каралырга һәм расланырга тиеш. Июнь ахырында "Яровая пакеты" кабул ителә калса, элемтәгә бәяләр 300 процентка артачак дип кисәткән булган РФ элемтә министры.

Ә элемтә оераторлары исә аларның хезмәтләреннән куллану бәясе 2-3 тапкырга артачак дип фаразлаганнар иде. Чыганак: Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев