Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яровая пакеты” Әтнәләрне дә борчый

Путин ни дияр тагын... Хәзер өйгә мулла чакыртып аш үткәрергә ярамыймы? "Яровая пакеты" соңгы көннәрдә җәмәгатьчелектә иң еш телгә алынган мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү өчен Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая белән Федерация Советы әгъзасы Виктор Озеров тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең язмышы Россия Президенты Владимир Путин кулында. Җәмәгатьчелекнең...

Путин ни дияр тагын...

Хәзер өйгә мулла чакыртып аш үткәрергә ярамыймы? "Яровая пакеты" соңгы көннәрдә җәмәгатьчелектә иң еш телгә алынган мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү өчен Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая белән Федерация Советы әгъзасы Виктор Озеров тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең язмышы Россия Президенты Владимир Путин кулында. Җәмәгатьчелекнең бер өлеше бу төзәтмәләр аркасында кәрәзле элемтәгә бәяләр артмасмы дип борчыла. Ник дигәндә, законга үзгәреш керткән очракта, элемтә операторларының мәгълүматны саклау мәсьәләсендә эше арта, бу исә өстәмә чыгым дигән сүз. Ә менә дин кардәшләребезне бу тәкъдимнәрнең бөтенләй башка ягы борчый: "Яровая пакеты" дин йолаларын үтәргә комачау итмәсме?

Бу хакта борчылып сүз кузгатучылар элегрәк тә булды. Әмма илкүләм матбугат чаралары һаман шул бәя арту турында сөйләшүдән ары уза алмады. Ә менә Дәүләт Советының бу атнада узган сессия утырышында мәсьәләне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күтәреп чыккач, кеше хокуклары турында да искә төшерделәр. Хикмәт шунда: мәсәлән, проектта язылганча, дини эшчәнлекне бары тик теркәлгән оешмалар һәм төркемнәр генә алып барырга тиеш. Алай гына да түгел, дини йолалар махсус билгеләнгән биналарда башкарылмаса, гаеплеләргә 1 млн сумга хәтле штраф салачаклар.

Шәймиев әйтүенчә, мондый чикләүләр, бәлки, кайбер конфессияләргә ярашлыдыр, ә безгә - юк. Мәсәлән, ифтар, никах мәҗлесләрен өйдә уздыру тыелыр микән? Аларда намаз укыла бит. Дусларны, туганнарны мәчеткә җыярга тиеш булабызмыни? Закон ашыгып кабул ителде. "Мин законны юкка чыгарырга кирәк димим, кайбер маддәләренә төгәллек кертелеп, Россия парламентының югары палатасы Татарстан фикерен ишетсен-белсен", - диде ул. Әмма Федерация Советында закон проектын барыбер кабул итте.

Ә хәзер төзәтмәләрнең язмышы Владимир Путин кулында. Тәкъдимнәр закон булсын өчен Президент имзасы кирәк. Ил башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, Путин закон проекты тирәсендә куерган бәхәсләрдән хәбәрдар. Президентның закон проектын имзалау гына түгел, имзаламау хокукы да бар бит. Әлеге бәхәсле законга мөнәсәбәтен белдерүен сорап, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.

- Алдан ук шуны әйтим: ТР Дәүләт Советы әлеге закон проектын хупламаган иде. Югыйсә, кайберәүләр, аңлап бетермичәме, интернетта "аны Татарстан парламенты хуплаган иде", дип яза. Билгеле, бүгенге катлаулы чорда террорчылыкка каршы ныклап көрәшергә кирәк. Әмма бездә законнар болай да күп. Моңа кадәр гамәлдә булган законнарны тулысынча эшләтсәк, яңа законнар кабул итүнең кирәге дә булмас иде. Мин нигездә бу законга каршы түгел. Әмма әүвәл Россия, Татарстан күләмендә дә кабул иткән законнарны ничек үтәгәннәрен карап-тикшереп контрольдә - күз уңында тотарга кирәк. Бу закон проекты белән җентекләп танышып чыктым. Ни кызганыч, ул безнең комитетка тапшырылмады, башка комитетта каралды. Әйтик, беренче укылышта тәкъдим иткәндә анда миссионерлык хәрәкәте турындагы маддә бөтенләй дә юк иде. Ул икенче укылышта гына барлыкка килде. Шуңа күрә аның турында фикер алышырга җәмәгатьчелекнең вакыты да булмады. Нишләптер мондый законнар гадәттә җәй аенда, республика-өлкә парламентлары каникулга китәргә җыенганда яисә Дәүләт Думасына сайлау алдыннан, иске парламентның соңгы көннәрендә кабул ителә. Андый вакытта күп нәрсә, Минтимер Шәймиев әйтмешли, ашык-пошык эшләнә. Моның да тәэсире булгандыр. Ә инде миссионерлык мәсьәләсенә килгәндә, аны экстремизмга кертү - шактый четерекле нәрсә. Әгәр закон таләпләренә туры китереп эшләнә икән, миссионерлык экстремизмга керми. Миссионерлык хәрәкәтеме-юкмы икәнлеген кемнәр ачыклый? Бездә аны ачыкларлык белгечләр бармы, булса җитәрлекме? Әле шәһәр-авылларыбыздагы мәчетләргә әзерлекле имамнарыбыз да җитми. Ул миссионерларга кем бәя бирер? Полиция хезмәткәрләреме? Чит илдән килгән миссионерлар дини чара үткәрә икән, аларның эшен ничек тикшерәбез? Аларны тыңлап торырга шымчылар җибәрәбезме? Аларның эшчәнлеген ничек күзәтеп торып була? Күзәтеп торучыларның бу мәсьәләне аңларлык әзерлеге бармы? Алар Коръәнне, Библияне, Тәүратны, дини тәгълиматларның бөтен нечкәлекләрен беләме? Шушы сораулар мине бик борчый.

Монда законны бозып, бик күп хилафлык китереп чыгару мөмкинлеге кала. Коррупциягә дә күп мөмкинлекләр ачарга мөмкин бу. Шуңа күрә закон проектын бик җентекләп эшләргә кирәк иде. Закон бик күп сораулар тудырды. Аларга бүген төпле итеп җавап бирә алган кеше юк әле. Федерация Советы утырышында депутат В. Озеров Минтимер Шәрип улының соравына җавап итеп, бу мәсьәлә традицион диннәргә кагылмый, яңа барлыкка килгән диннәргә һәм теркәлмәгән секталарга гына кагыла, дип белдерде. Аннан: "Халык бу хакта беләме соң? Секта икәнен кем ачыклар?" - дип Олег Морозов та сорады.

Ул моңа төгәл, кистереп җавап бирә алмады. Әлеге миссионерлык мәсьәләсе җәмәгатьчелектә аеруча күп сораулар тудырды. Шушы закон проекты тәкъдим ителгәнен ишеткәч, бөтен ислам дөньясы ду купты ич. Меңләгән кеше күңелендә туган әлеге сорауларга депутатлар җавап биреп бетерә алмады.

Дин - шул хәтле катлаулы нәрсә ул. Анда, әйтик, традицион ислам белән традицион булмаган ислам арасында койма коеп куйган чикләр юк. Аларга төгәл бәя бирү өчен бик тә әзерлекле булу таләп ителә. Шуңа күрә вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы законга үзгәрешләр керткәндә аеруча сак булырга, ашыкмаска кирәк. Әлеге экстремизмга каршы законны кабул иткәндә элемтә турындагы законга үзгәрешләр кертеләчәге дә әйтелде. Бу закон нигезендә телефоннан сөйләшкәннәребез, интернеттагы бөтен хәбәр-язмаларыбыз, кыскасы, бар мәгълүмат ярты елдан алып өч елга кадәр сакланырга тиеш, диелгән. Исәпләп караулары буенча, шушы эшләрне башкарып чыгу, гамәлгә ашыру өчен өстәмә 2,2 триллион сум акча кирәк икән. Бу - искиткеч зур сумма. Әлеге законны ашыгып эшләмәскә иде, - дип сөйләде Разил Вәлиев безгә.

("Ватаным Татарстан", /№ 92, 01.07.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев