Әтнә таңы

Ярый әле Әтнә районы башлыгы җан ачысы белән күтәреп чыкты

... Бездә генә түгел, илнең башка тө­бәк­ләрендә дә бу хәлдән тә­мам аптырашка калган сыер асраучылар җиңел сулап куйды. Татарстан Авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек министр­лыгы белгечләре, сөт бәя­лә­ре буенча якындагы бер­ни­чә ай эчен­дә уңай үзгә­решләр булачак, дигән фикердә. Шул ук вакытта, бу эш өчен җаваплы оешмаларның сөт базарындагы мондый үзгәрешләрне ни...

... Бездә генә түгел, илнең башка тө­бәк­ләрендә дә бу хәлдән тә­мам аптырашка калган сыер асраучылар җиңел сулап куйды.

Татарстан Авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек министр­лыгы белгечләре, сөт бәя­лә­ре буенча якындагы бер­ни­чә ай эчен­дә уңай үзгә­решләр булачак, дигән фикердә. Шул ук вакытта, бу эш өчен җаваплы оешмаларның сөт базарындагы мондый үзгәрешләрне ни өчен алданрак күрмәделәр икән, дигән сорау да туа.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин фикеренчә, шома куллы арадашчылар­ның Евросоюз илләренең тыелган товарларын, шул исәп­тән сөт порошогының савытын алыштырып, чик аша меңнәрчә тонна продукцияне безгә сатуларын белмә­гәннәрме?

Иң мөһиме: тиешле нәтиҗәләр ясалырмы?
Мондый аяныч хәлләр киләчәктә кабатланмас дип әйтү дә кыен. Ни өчен ди­гәндә, әйтик, шул ук сөт порошогы буенча моңарчы Белоруссия җитештерүче­ләре­нә безнең тарафтан бернинди кисәтү, хәтта ки сүз әйтүче дә булмаган. Ярый әле, әлеге проблеманы авыл хуҗалыгы буенча коллегия барышында Әтнә районы башлыгы җан ачысы белән күтәреп чыкты. Татарстан Президентына рәх­мәт. Мәсьәләне ил җи­тәкчеләре алдына кабыргасы белән куя белде.

Реклама

Тик тынычланырга иртә­рәк шул әле. Ни өчен дигәндә, төрле каналлар аша безгә кертелә торган коры порошоктан ясалган сөтнең килограммы 11 сум чамасы тора. Аерма - ике тапкыр. Сәүдә системасының кайсы сөткә өстенлек бирәчәге алдан ук билгеле. Аеруча, хуҗалары чит илдә яшәгән супер һәм гипермаркетлар өстәмә табыш алу өчен тырышкан бер заманда. Бүген Белоруссиядән коры сөт порошогы һәм сөт продукцияләрен кертүне тыю түгел, чикләүне бетерү турында төрле инстанция­ләргә зур басым ясала. Белоруссия авыл хуҗалыгы ми­нистрының беренче урынбасары Леонид Маринич, мо­ның өчен бернинди сәбәп тә юк, дип белдерә. ТАСС хә­бәрчесе биргән сорауга да ул "Россиянең ни өчен безнең коры сөттән баш тартуын һич кенә дә аңламыйбыз", - дигән.

Алай гына да түгел, инде кайбер кисәтүләр, хәтта янаулар да ишетелгәли. Аерым алганда, Европа икътисадый комиссиясе әгъзасы Сергей Сидорский Белоруссиядән коры сөт кертүне чикләү - Еврокомиссия карарын санга сукмау, дип белдергән. Шундыйрак эчтәлектәге телеграммалар РФ авыл хуҗа­лыгы министры һәм Рос­сельхознадзор җитәк­челәре исе­менә дә җибәрелгән.
Чикләү генә түгел, бө­тен­ләй тыю өчен дә нигез бар анысы. 2016 елда Белоруссия предприятиеләрендә җи­теш­те­релгән сөт продук­цияләре­нең ветеринария һәм санитария нормаларына туры кил­мәвенең - 723, узган ел 596 очрагы ачыкланган. Шул исәп­тән, безнең кибет киш­тәлә­ренә озатылган продукция составында тыелган һәм аеруча зыянлы матдәләр булуы да билгеле. Ә бит рәсми саннар буенча гына да узган елда Белоруссиядән 296 мең тоннадан артык сөт һәм сөт продуктлары кертел­гән....
Бәя мәсьәләсенә әйләнеп кайтканда, сөт кабул итү бәя­ләре көнендә-сәгатендә генә үзгәрмәс кебек. Белгеч­ләр әйтүенчә, сөт эшкәртү пред­приятиеләре складларында тупланган сыр, май һәм башка төр сөт продуктлары запасын сатып бетер­гәннән соң, уңай үзгәреш­ләргә өмет итеп була. Кибет киштәл­ә­рен­дәге сөт бәя­лә­ренә кил­гәндә, алга таба алар арзанлы коры сөт болгатып ясалмаган очракта да кыйбатланмас, дип ышандыралар.

("Ватаным Татарстан", /№ 28, 27.02.2018/)

Тулысы белән укыр өчен: http://vatantat.ru/index.php?pg=389

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: