Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ярый әле, күмәк хуҗалык бар”

Фотодан елмаеп караучы мөлаем ханым – Кышлау авылында яшәүче Хәлимә Сафина.

Районның Иске Өҗем авылында, колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. 1981 елны тормышын Кышлау авылыннан тракторда эшләүче Рәфкать белән бәйли. Ул чорны көлемсерәп искә ала: “Әхәт кызы мин, Әхәт улына кияүгә дә чыктым”, – ди. Бәхетле пар бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә, инде ике оныклары үсеп килә.
– Бүгенге тормыштан бик канәгать. Соңгы елларда тормыш шартлары нык алга китте. Иң мөһиме – теләсәң, тагын да яхшырак итеп яшәү мөмкинлеге бар. Без, мәсәлән, 4 баш мал-туар тәрбиялибез. Күмәк хуҗалык терлек азыгын да, ашлыгын да бирә, – дип куана. – Хәзер бит су – өйдә, кер юасы юк, – ди дә, элеккеләрне искә ала...
Күмәк хуҗалыкта эш­ләгән ул. Фермада 25 баш сыер тәрбияләгән. “Сөт бидонга савыла иде. Аны бер торактан икенчесенә, резина итекләр ки­еп, пычрак ера-­ера, көянтә-чиләк белән та­шыдык. Терлек азыгын һәм фуражны да кул белән ташыдык”, – дип авыр сулый.
Баштагы елларда фермада үсмер бозаулар тәрбияли, 1987 елдан сыер савуга күчә. Шуннан 31 ел дәвамында, 2018 елның көзенә кадәр сыер сава. Ә гомуми эш стажы 37 елдан артып китә. Иске торакта 20 ел эшләгән ул. Хәзерге уңайлык­ларга сокланып: “Ничек элек булмады икән алар. Адәм баласы шундый инде ул – авырлыкларны бик тиз онытабыз шул”, – дип көрсенә.
Хезмәт шартлары җайлашкач эшләвен дә искә алды. Савымчы эше сменалы, иртәнге 5тән көндезге 2ләргә кадәр фермада эшлиләр. Авыр хезмәт, әлбәттә. Тик әнә югарыда телгә алган элеккеләр белән чагыштыргач, аерманың күк белән җир арасыдай булуына инанасың. Эшләгән кешегә, бу очракта колхозчыга диик, хезмәт хакының яхшы булуы һәм вакытында бирелүе бик мөһим. Ә биредә хезмәтенә күрә яхшы ук зур суммадагы хезмәт хакын айныкын – айга биреп баралар.
Сыер саву аның канына сеңгән бугай инде.
– Ә сез беләсезме – сыер саву әллә ни авыр да түгел кебек, нибары 5 хәрәкәт ясарга кирәк: сыер җиленен майлыйсың, сөртәсең, тартасың, аппарат куясың, соңыннан тагын майлыйсың, – дип көлә ул. Танырга кирәк, гаять авыр хәрәкәтләр алар, әнә шул 5 хәрәкәт аркылы күмәк хуҗалык кассасына зур суммалар тама. Хәлимә Сафина да: “Савымчы хезмәте бик җаваплы шул ул һәм бездә аның кадерен дә беләләр. Ярый әле, күмәк хуҗалык бар”, – дип куа­на. Хак сүзләр, “Таң” күмәк хуҗалыгында бу аеруча ачык чагыла. Савымчы район башлыгының “Рәхмәт хаты”на да лаек булган.
– Анысы – уртак уңыш нәтиҗәсе. Чөнки бергә эшләгән кулдаш хезмәттәшләрем берсеннән бер­се яхшылар. Гөлнара Са­фина белән Нәридә Хәкимова мине гел хөрмәт итеп, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер тордылар... Алар белән әле дә аралашабыз, – ди.
Пенсия ялындагы элек­ке терлекче булса да, күңеле белән гел яшь, күтәренке рухлы менә шундый ханым яши Кыш­лау авылында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев