Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь актерларның фаҗигале ЯЗМЫШЛАРЫ

Ян Пузыревский «Тайны Снежной королевы» (1986) фильмында Кай ролен уйнап танылган бала. Щукин училищесын тәмамлагач Таганкадагы Яшьләр театрында эшли. 18 яшендә өйләнә. Аерылышалар. 1996 елның 3 апрелендә хатыны яшәгән фатирга килеп, кечкенә улын кулына алып тәрәзәдән сикерә. Бала исән кала, ә Пузыревскийны Ваганков зиратында җирлиләр. Дмитрий Егоров актриса Наталья Кустинская...

Ян Пузыревский «Тайны Снежной королевы» (1986) фильмында Кай ролен уйнап танылган бала. Щукин училищесын тәмамлагач Таганкадагы Яшьләр театрында эшли. 18 яшендә өйләнә. Аерылышалар. 1996 елның 3 апрелендә хатыны яшәгән фатирга килеп, кечкенә улын кулына алып тәрәзәдән сикерә. Бала исән кала, ә Пузыревскийны Ваганков зиратында җирлиләр.

Дмитрий Егоров актриса Наталья Кустинская һәм дипломат Олег Волковның улы. Соңыннан аны космонавт Борис Егоров тәрбиягә ала. Ролан Быковның "Чучело" (1983) мәктәп драмасында төшкәч, йолдызга әйләнә. МГИМОның икътисад факультетын тәмамлый, әмма кинода башка күренми. Аның шәхси тормышы барып чыкмый. Егоров наркотикларга һәвәсләнә. Үлеме бүгенге көнгә кадәр билгесез.
Сергей Шевкуненко «Кортик» һәм «Бронзовая птица» фильмнарында төп рольне башкарып таныла. Шулай ук «Пропавшая экспедиция» фильмында уңышлы гына чыгыш ясый. Әти-әнисе «Мосфильм» хезмәткәрләре. Ул бала чагыннан ук хулиган булып үсә. 5 тапкыр хөкем ителә, «Мосфильм» оешкан җинаять төркеменең лидерына әйләнә. 1995 елның 11 февралендә аны әнисе белән бергә фатирларында үтерәләр.
Алексей Фомин тамашачыларга "Гостья из будущего" (1984) телефильмы белән таныш. Шулай ук "Ералаш" киножурналында күп төшә. Вакытын киностудияләрдә үткәргәнгә күрә мәктәптән аттестат урынына белешмә генә биреп чыгаралар. Шуннан соң МХАТта эшли. Күпмедер вакыттан соң аны эшеннән куалар. Соңгы елларын Владимир шәһәрендә яшәп уздыра. 1996 елның 24 февралендә дусларында кунакта чагында килеп чыккан янгында һәлак була.
Чыганак http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев