Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк

"Белгечләргә ихтыяҗ кичергән, әмма аларга торак шартлары тудыра алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән килешүләр төзибез", -ди Тәлгать Абдуллин Авыл хуҗалыгында эшләүче, әмма торагы булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында узган матбугат очрашуында фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте....
"Белгечләргә ихтыяҗ кичергән, әмма аларга торак шартлары тудыра алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән килешүләр төзибез", -ди Тәлгать Абдуллин
Авыл хуҗалыгында эшләүче, әмма торагы булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында узган матбугат очрашуында фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, Татарстанда авыл җирлекләрендә дә ипотека буенча йортлы булу мөмкин. Әлегә Россия Федерациясе төбәкләрендә бу программага тиңнәр булмавын билгеләп узды.
"Без авылны үстерү проблемалары булуын аңлыйбыз. Аның үсеше производствосыз мөмкин түгел. Иң мөһиме - без шундый механизм булдырдык: белгечләргә ихтыяҗ кичергән, әмма аларга торак шартлары тудыра алмаган барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ипотека шартларын игълан иттек. Ниндидер зур белгеч турында гына сүз бармый, предприятиеләрдә терлекче, ферма эшчесе, механизатор, агрономга да торак кирәк булырга мөмкин. Без хуҗалыклар белән килешүләр төзергә әзер булуыбызны белдердек", - диде Тәлгать Абдуллин.
Фонд җитәкчесе Интернетта теләсә нинди хуҗалыкның заявка калдырып, исәпкә баса алуын әйтте. "Алар, безгә хуҗалыкта тәгаен белгечләргә ихтыяҗ бар, аларга торак төзергә кирәк, безне программага кертүегезне сорыйбыз, дип җиткерә. Нәтиҗәдә, без төзелеш планына шул объектларны кертәбез. Хуҗалыклар белән электрон рәвештә килешүләр төзибез. Торак йорт төзибез. Әмма "сез үз өстегезгә бурычлар аласыз", диячәкбез. Төзибез икән, сез белгечне шунда урнаштырырга бурычлы, ләкин ул белгеч анда урнашмаса, шушы йорт өчен түләргә, аны бездән сатып алырга тиеш буласыз", - дип шарт куябыз. Телибез икән, төзибез, кебек булмасын өчен", - ди Тәлгать Абдуллин.
Хуҗалык төзелеш өчен үзе җир участогын күрсәтергә тиеш. "Үзләренә кирәкле җир биләмәләре исемлеген муниципаль берәмлекләргә тапшырабыз. Шундый-шундый хуҗалык торак төзергә тели, дип белдерәбез. Әйтергә кирәк, муниципаль берәмлекләр бу мәсьәләне шактый җиңел хәл итә. Өстәвенә, бу район үзәкләренә кагылмый бит, авыл җирләре турында сүз бара. Авылларда буш участоклар күп, без планга кертәбез дә, төзибез. Кеше шунда күченә, аренда түли. Хуҗалыкта төпләнеп кала икән, йортны сату мәсьәләсен хәл итәбез", - дип белдерде Тәлгать Абдуллин. Аның сүзләренчә, социаль ипотека программасы кебек үк, авыл ипотекасында да бала тугач, 200 мең сум акча чигерелә.
Гөлнар Гарифуллина
Михаил Захаров фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.700
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.7600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга6000
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.6800
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.10000
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.12700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.4700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.22201
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.9700
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.11600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Табиблар ничек өшемәскә икәне турында сойләделәр Соңгы тәүлек эчендә табибларга Казанның ун кешесе мөрәҗәгать итте. Күпчелек өлеше-ир-атлар, күбесе исерек иде,зыян күрүчеләр арасында бер бала — 11 яшьлек кыз. "Татар-информ"МА репортажында.6000
-
15 гыйнвар 2021 - 08:435200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.23200
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.19500
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды"Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.24601
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.60100
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.24601
-
13 гыйнвар 2021 - 16:10Бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә Сабыйны реанимобильдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.22400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика