Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшел Үзән районында бер ир-ат Иделдә батып үлгән

Ир-ат күперчектән суга сикергән һәм кире йөзеп чыкмаган. (Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында 47 яшьлек ир-ат суга батып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Яшел Үзән районында Идел култыгында бер...

Ир-ат күперчектән суга сикергән һәм кире йөзеп чыкмаган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында 47 яшьлек ир-ат суга батып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Яшел Үзән районында Идел култыгында бер ир-атның суга батуы турында хәбәр килә. Бу хакта хәбәр җиткерүче дусты белән икәүләп дачада ремонт эшләре белән шөгыльләнүләре, аракы эчүләре хакында әйтә. Көндез аның иптәше су керергә уйлый, күперчектән суга сикерә һәм кире йөзеп чыкмый.

Кичен 2 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ярдан ун метр ераклыкта ир-атның мәетенә тап була, аны яр буена чыгара һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыра.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/146996/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев