Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшел Үзән янында вафат булган хатын-кыз рульдә барганда үзен видеога төшергән

Шулай ук автобусның 5 пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, алар арасында 7 яшьлек бала да бар.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Бүген Казан - Йошкар-Ола - Зур Күлбаш - Дөбъяз трассасының 10нчы чакрымында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз тизлекне артырып, каршы юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шулай ук автобус йөртүче һәм пассажирлар зыян күргән. Дәүләт автоинспекторлары рульда баручы кыз үзен телефон ярдәмендә видеога төшергән, дип фаразлый.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бүген Яшел Үзән районының Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы җиңел машина белән бәрелешкәне хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче урында вафат була. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шулай ук автобусның 5 пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шулар арасында 7 яшьлек бала да бар. Ашыгыч ярдәм хезмәте зыян күрүчеләрне Яшел Үзән районы хастаханәсенә илтеп куйган.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев