Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшем 30 да булса да, күңел һаман Кыш бабайны көтә

Тормышта бөтен матур эшләр, күркәм гамәлләр дә хыялдан башлана. Якты уйлар, изге максатлар белән янган кешене уңыш бер дә читләп үтми. Ләкин ул хыялланып, алма пеш, авызга төш дип утырганнан гына килми, ә тырыш хезмәт нәтижәсе. Көч-тир түгеп яулап алганны ярата ул. Язмышын шулай үзе язган уңган-тырышларны төрле өлкәләрдә очратырга...

 

 

Тормышта бөтен матур эшләр, күркәм гамәлләр дә хыялдан башлана. Якты уйлар, изге максатлар белән янган кешене уңыш бер дә читләп үтми. Ләкин ул хыялланып, алма пеш, авызга төш дип утырганнан гына килми, ә тырыш хезмәт нәтижәсе. Көч-тир түгеп яулап алганны ярата ул. Язмышын шулай үзе язган уңган-тырышларны төрле өлкәләрдә очратырга мөмкин. Ә инде сәнгать күгендә йолдыз булып балкыган шәхесләрнең уңыш юлы күп очракта легендага әверелә. Элек тә булган андый фидакарьләр, бүген дә житәрлек армый-талмый үз максатларына омтылучылар. Алар һәрвакыт ныклы характеры, таланты, эшсөярлеге белән соклану һәм хөрмәт хисе уята. Бу язмамнын герое - театр дөньясына, сәнгать мәйданына балачакның якты хыял сукмагы аша килеп кергән, һәр чыгышында тамашачыны битараф калдырмаучы шәхес актер якташыбыз Ильнур Ильяс улы Закиров.

1985 елның 17 гыйнварында Әтнә районы Күшәр авылында туган. 2000 елда Күшәр тугызъеллык мәктәбен тәмамлагач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына зоотехник бүлегенә укырга кергән. 2004 елда тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергән. 2008 елда тәмамлап Галиаскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия Театрына эшкә алынган. Актер.

Беренче рольләре:

Граф Риверс - Ричард III - У. Шекспир

Акбай - Авыл эте Акбай - Туфан Миңнуллин

Венер - Мәхәббәт FM - Ильгиз Зәйниев
Фатыйх - Йөзек Кашы - Фатыйх Хөсни

Родэ Владимир Карлович - Три сестры - Антон Чехов

Суиндек - Зөбәйдә - Шәриф Хөсәинов һ.б.

Ильнур белән әңгәмә кордык:

- Сәхнәдә уйнаучы кеше белән әңгәмә уздырганда ничек итеп бу һөнәрне сайлавың турында сорамый булмый.

  • Бу "һөнәр" белән күптән авырган булганмын икән.. Кечкенәдән күңелем нәрсәдер эзли иде, җырлапта йөргәләдем, күп кенә дусларның туйларын да алып баргаладым... Тик менә шушы "Театр дөньясына" килеп кергәч кенә, үз-үземне таптым дисәм дә, ялгышмам.
  • Балачакта кем булырга хыялландың?
  • Балачакта гел укытучы апама, (Беренче укытучым - Хәйретдинова Лидия апа иде! Рәхмәт сезгә Лидия апа, кулдан тотып язарга өйрәтеп кенә калмадыгыз, икенче әниебез кебек булдыгыз! Алдыгызда баш иям! ) - инженер конструктор булам!!! - дия идем... Хэзер инде ул һөнәрне сәхнәдән булсада уйнарга язсын.
  • Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керүең очраклы рәвештә булдымы яисә төпле фикерме? Укырга керү кыен булмадымы?
  • Сәнгать университетына керү хыялымда булса да, Гомәр ага Мәрдәнов вакытында күреп, вакытында "артыма типмәгән" булса, йөрер идем микән мин хәзер артист булып (елмая). Шулай ук, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыткан укытучыларыма рәхмәтем зур (Әхәт ага Шакировка, группа җитәкчебез Лилия апага бигрәктә) Кергәндә кыенлыклар булгандыр инде... Уку - энә белән кое казу! - дигән борынгылар.
  • Уку дәверендә иң истә калганы нәрсә булды?
  • Иң истә калганы - группадашлар белән бергә укыган чаклар, дәресләр, мизгелләр!!!
  • Яраткан һәм истә калган укытучыларын, остазларың.
  • Безне сәхнә серләренә берьюлы 3 укытучы укытты: Фәрит абый Бикчәнтәев, Радик абый Бариев һәм яшь (яшь дим,чөнки ул чакта әле аның ГИТИСны бетереп кайткан чагы) Рамил Фазлыев. Әтнәнеке! Алар укыткан дәресләрне сагынып искә алам!
  • Г. Камал театрына урнашуың ничегерәк килеп чыкты?
  • Без укыган дәвердә үк күмәк сәхнәләрдә, спектакльләрдә катнаша идек... Укып бетерүгә, барыбызны диярлек театрга эшкә алдылар.
  • Беренче уйнаган рольләрең нинди?
  • Беренче ролем зур сәхнәдә "Галиябану - сылуым иркәм" спектаклендә Хәлил роле.
  • Популярлык ничек килде? Сәхнәгә ничегерәк кереп киттең?
  • Сәхнәгә уң аягым белән Аллага тапшырдым дип кереп киттем. Популяр булыр өчен әле ай- яй (көлә).
  • Артистларга төрле образлар башкарырга туры килә, картын да яшен дә. Менә шул халәткә кереп үзеңне аларча тоту ничегерәк бирелә?
  • Ел буе шул һөнәргә өйрәнгәч, ул образлар өстендә көнен эшләп, төнен уйлап чыккач, шулай туа инде алар.
  • Уйнаганда илһам каян килә?
  • Гаиләмнән, партнердан, тамашачыдан, Илһам ага Шакировтан (көлә).

- Синеңчә актер герой язмышын үзе аркылы үткәрергә тиешме? Әллә инде яхшы уйнау гына да җитәме?

  • Эхе! Менә монда һәр актерның үз фикере (сер). Әлбәттә, тырышлык та, яхшы уйнауда кирәктер.
  • Популярлылык, гел халыкның күз алдында булу ялыктырмыйма?
  • Юк! Киресенчә, рәхәт кенә.
  • Истә калган ролең.
  • Студент чакта уйнаган, Шекспир әсәрендәге Герцог роле!
  • Нинди роль башкарырга теләр идең?
  • Алай менә шуны уйнар идем дип янган әлегә юк.
  • Актерлар системасы бар. Мәсәлән, Станиславскиныкы. Синең нинди система?
  • Станиславскиныкы бар, Михаил Чеховныкы бар, Мейерхольдныкы, күп бит алар... Шулардан алам "пропитка". Әлегә үземнең системам юк (шаяру).
  • Рольне башкарганда ниндиерәк хисләр кичерәсең? Әйтик, спектакль өчен җаваплылык.
  • Җаваплылык бик зур!!! Каушый башлыйм.
  • Сәхнәгә чыгуыңны ничек әзерлисең: кыюсызлык, каушау, дулкынлану хисләрен ничек җиңәсең? Мәсәлән, бер актер ятып ял итеп алам диде миңа.
  • Борын астыннан мыгырданып сөйли, җырлый башлыйм.
  • Иң уңышлы ролең дип кайсысын саныйсың?
  • Уйналмаган ролемне. Илһам Шакиров "Җырланмаган әле безнең җыр" дип җырласа, мин "Уйналмаган әле безнең роль" дим!
  • Яңадан дөньяга туу мөмкинлеге булса кая яшәр идең. Кем булып эшләр идең?
  • Яңадан туарга мөмкинлегем булса, мин яңадан шушы юлны сайлар идем!
  • Бүгенге дөньяны өч сүз белән сыйфатлап кара әле.
  • Эх, корт чаккан дөньясы!!!
  • Үз гомереңдә кабул итеп алган, иң истә калган бүләк нинди булды?
  • Ой! Бүләкләр бик күп булды. Иң истә калганы - Хәләл җефетем белән бергә төшкән фотолар ябыштырылган кечкенә генә чыршы.
  • Дингә карашың нинди? Ходай Тәгаләне кайсы чакта искә аласың?
  • Аллаһы Тәгаләне кайгыда да, шатлыкта да искә алам.. Намазда! Әлһәмдүлилләһ
  • Авырлыкларны кичерергә ярдәм итә торган кешелек сыйфаты?
  • Сабырлык һәм түземлек дип уйлыйм!
  • Гомереңнең иң матур бер мизгеле.
  • Иң матур мизгеле - 12 июль 2014 ел! Кызыбыз туды!!!
  • Тормыш иптәшең белән икегез дә артист. Алай яшәү кыен түгелме?
  • Бик җиңел бит алай. Бер- беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Бик рәхәт!
  • Гаиләгезнең иң яраткан бәйрәме. Ни өчен?
  • Яңа ел дип саныйм! Яшем 30 да булса да, күңелдә һаман серлелек, күңел һаман Кыш Бабайны көтә! Чын Гаилә бәйрәме дип саныйм яңа елны!
  • "Тормыш бит ул театр" дигән җөмләне ничегерәк аңлыйсың? Гомүмән, син чын тормышта ниндиерәк?
  • Тормышта төрле кеше очрый... Спектакльдәге кебек бит. Килешәсеңдер? Тик барыбер,яхшылык җиңеп чыгачак. Чын тормышта мин бик гади бер авыл баласы.
  • Театр яисә кинода кумирларың бармы?
  • Театрда да бар,кинода да бик күп. Шәүкәт ага Биктимиров ( искитмәле актер иде..авыр туфрагы җиңел булсын ),тетрыбыздагы Щепкинчылар, Аль Пачино, Рассел Кроу, Василий Шукшин...
  • Ниндиерәк образларда уйнарга яратасың: комик яки драматик?
  • Икесендә дә. Аерып әйтә алмыйм. Һәр ролемне яратып башкарам!
  • Кинода яисә сәхнәдә уйнау күбрәк ошыймы?
  • Мм... шулайда сәхнәдәдер... ничектер җылырак анда (елмая).
  • Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?
  • Шөгыльләрем күп, Аллага шөкер! Иң яратканы шулайда, балык тоту, сәгатьләр буе селкенмичә калкавычка карап утыра алам... Балык Җене кагылган диләр өйдә.
  • Әтнә нинди урын тота синең күңелеңдә? Туган якка кайткалыйсыңмы?
  • Җыр белән җавап бирәм - Әтнәм минем сөеп туймас җирем! Дәртле моңнар өстә җырыма!!! Буш вакытларда гел кайтырга тырышам..Чөнки, анда минем туганнарым, анда мине бу якты дөньяга тудырган, укыткан, кеше иткән - Газиз Әнкәем! Әнкәй рәхмәт сиңа барысы өчен!!!
  • Әңгәмәбезне тәмамлаганда: «Киләчәктә дә ныклы адымнар белән барырга, тамашачыларны күп тапкырлар сөендерергә язсын», - диясе килә.
  • Рәхмәт!

 

Ильнур турында хезмәттәшләре:

Гөлчәчәк Хамадинурова, актриса:

Бергә укыдык, хәзер бергә эшлибез. Курссташлар арасында Ильнур иң якыннарның берсе иде. Ул вакытта ук җан дуслар идек, сердәшләр. Укыганда өзекләрдә уйнарга туры килде, партнер буларак бик җиңел, рәхәт аның белән уйнарга. Ул үзе ачык күңелле, олы йөрәкле. Табигать баласы: фотога төшкәндә аның кулында йә песи, йә куян я балык була! Тагы да әйтеп үтәр идем сәнгать буенча аның икенче агымнары да бар. Мәсәлән ул бик матур шигырьләр, киноларга тәрҗемәләр яза. Бик матур итеп җырлый. Шулай ук, кино мультфильмнарга тавыш бирә(озвучивает). Аның инде хәзер матур гаиләсе бар. Чын күңелдән бәхет, озын гомер телим. Матур матур балалар үстерергә язсын. Зур рольлләр, иҗади уңышлар!

Гөлчәчәк Гайфетдинова, актриса:

Ильнур талантлы артист. Эшенә бик җаваплы карый, яхшы, төгәл, җиренә җиткереп эшләргә тырыша.. Аның белән рольләр башкарганда "Дөрес эшләдемме? Ничегерәк килеп чыкты?", дип гел борчыла. Без гаилә дуслары да, тыгыз мөнәсәбәттә торабыз, кунакка йөрешәбез. Ильнурга киләчәктә иҗади уңышлар, яхшы рольләр, тигез гаиләдә яшәүләрен телим!

Эмиль Талипов, актер:

Ильнур белән без күптәнге танышлар. Ул минем җан дустым. Үзе нечкә күңелле кеше, шигырьләр яза, музыкаль, матур итеп җырлый, гитарада уйный. Укыган еллардан ук ярдәмчел кеше. Әле дә истә шул вакытта бер пакет пирожки алып минем белән бүлешкәне... Бик тәмле итеп ашарга да пешерә белә әле ул. Балык тотарга ярата. Авылларына кунакка кайткач, мине дә өйрәтте. Сәхнәдә бик талантлы итеп уйный. Хезмәтенең башлангыч чоры гына әле, зур рольләре алда аның. Гаиләсе бик матур, тату. Хәләл җефете Динә белән кызлары туды.Бик кунакчыл үзләре. Мине буйдак егет буларак үзен генә ятма әйдә дип гел кунакка дәшеп торалар. Рәхмәт! Зур уңышлар, бәхет телим аларга. Киләчәктә дә шулай бер берсен аңлап яшәсеннәр!

Алмаз Гараев, актер:

Ильнур тырыш, максатчан, җаваплы. Киләчәктә исәнлек-саулык телим. Һодай ярдәменнән ташламасын.

Ильгиз Зәйниев, драматург, актер, режиссер:

Ильнур бик сәләтле актер. Укыган чорларында ук аңа сокланып карый идем, иң күп рольләрдә катнашучы иде. Нечкә иронияне бик оста башкара. Эзләнә торган. Иҗади уңышлар, гаилә бәхете телим!

Гүзәл Минакова, актриса:

Курссташым, хезмәттәшем Ильнур. Бик яратам аны! Аның белән дебютыбыз " Галиябануым сылуым иркәм" спектаклендә булды. Ул- Хәлил ролендә, мин Галиябану. Укыган елларда миңа курсташы буларак шигырьләр багышлый иде. Ильнур ул сәер кеше. Аның таланты әле ачылып бетмәгән, тамашачы күреп бетермәгән, иҗади багажы зур. Алда аны һичшиксез премьералар, зур рольләр көтә. Гаиләсе дә бик матур. Динә Ильнурны ярты сүздән аңлый торган кеше. Бер берсенә туры килгәннәр. Әни Әти булулары белән котлыйм аларны. Исәнлек-саулык, озын гомер телим. Киләчәктә сәхнәдә бергә уйнарга,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев