"Яшәгән саен ярату көчәя генә ул" - “Әтнә таңы“

Күшәр авылында 60 ел тату гомер итүче Камилә белән Яхья Мөхәммәтҗановлар әнә шулай диләр. Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый. Бик сабыр булсаң да, чыгырдан чыгара торган көннәре еш була гаилә тормышының. Я тегесе, я монысы җитми, акчасы җитешми, вакыт дигәненә сыешып бетеп булмый, бала-чагасының мең төрле мәшәкате чыгып тора. Әле...
Күшәр авылында 60 ел тату гомер итүче Камилә белән Яхья Мөхәммәтҗановлар әнә шулай диләр. Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый. Бик сабыр булсаң да, чыгырдан чыгара торган көннәре еш була гаилә тормышының. Я тегесе, я монысы җитми, акчасы җитешми, вакыт дигәненә сыешып бетеп булмый, бала-чагасының мең төрле мәшәкате чыгып тора. Әле бу тормыш күпкә җайланган заманда. Шөкер, хәзер кул белән кер дә юмыйбыз, өлкәннәр әйткәнчә, "Килен" (кер машинас) эшли, күп кешедә савыт-саба юа торганына кадәр бар. Башкасын әйтеп тә тормыйм, токмач җәеп мәшәкатьләнәсе дә юк, кибеттә барын да саталар, өйдә газ ягабыз, су кергән. Район үзәгендә яшәүчеләрнең бик сирәге генә терлек асрый. Шулай булса да, тынышып булмый. Ә менә Камилә апа тынсыз итте. "60 ел яшәп бер сүзгә килгәнебез булмады безнең, Яхья мине аңлады, мин аны. Гомер буе шофер булып эшләде, иртән чыгып китте, төнлә кайтып керде, ул чактагы юлларны сөйләп торасы юк, өй эше дә, бала мәшәкате дә миндә булды, әле әбиләр дә тәрбияләдем. Ярату көч биргәндер инде, яратып чыктым тормышка, яратып яшәдем, олыгайган саен бу хис көчәя генә, нинди сере бардыр инде аның. Миңа Яхья бик кызу бит, ничек бер тавышсыз яшисез сез, дип сорыйлар. Мин гел әйтәм, балалар тормышка чыкканда да әйттем, бөтен борчу-мәшәкатегезне, эштә чыккан ачуыгызны капканың теге ягында калдырып керегез, дим. Без шулай яшәдек", - дип сөйли 83 яшьлек, 37 ел балаларга башлангыч белем биргән Камилә апа. Ышанырга белми, ул чыгып киткән арада Яхья абыйга да шул ук сорауларны бирәм, ничек уйлыйсыз, җавап бер: "Яратып өйләндем, яратып яшәдем, хәзер көчлерәк тә яратам бугай әле. Бер сүздән аңлашып яшәдек, әни белән әтине дә бакты, балалар да тәрбияле булды. Әле менә кунакка алып китәм сине, әти, дип кайткан иде кыз. Әби җибәрмәде, атагыздан башка бер көн дә торыр хәлем юк, ди. Беләсеңме ничек рәхәт ишетүе,"- ди хуҗа кеше. - Миннән бер яшькә олы бабай, мин 3 класста укыганда шигырь сөйлим, Яхья 4 класста минем сөйләгәнне тыңлап тора икән, торган да:"Мин бу кызга өйләнермен ахыры", дип әйтеп куйган. Амин, дигән сәгатькә туры килгән. Өйләнештек, матур итеп яшәдем, Ходай тигезлектән аермасын,- ди Камилә әби. Амиин, шулай булсын. Язманын дәвамын газетаның алдагы саннарында укырсыз. Барыгызны да гаилә көне белән котлыйбыз. Сәламәт булып,тигезлектә яшәгез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 20:08Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.7400
-
25 февраль 2021 - 18:00Коронавирусның өченче дулкыны булырмы? Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.9000
-
25 февраль 2021 - 14:50Турыдан - туры эфирны карарга чакырабыз Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс 15:00 башлана.10800
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12500
-
25 февраль 2021 - 13:00Танылган гармунчылар Әтнәдә Бүген Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс була.10000
-
25 февраль 2021 - 11:40Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез.6100
-
25 февраль 2021 - 10:45Әтнәдә "Лыжня России - 2021" Шимбә 27 февраль көнне Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе узачак.12600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!31500
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.17701
-
25 февраль 2021 - 09:02COVID-19 "Йөрәк һәм кан тамырлары" 25 февральдә Instagram да туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.9800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12500
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18000
-
25 февраль 2021 - 16:45Танылган гармунчылар сәхнәне гөрләттеләрӘтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс узды.16700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49900
-
23 февраль 2021 - 15:15Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.35300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!31500
-
23 февраль 2021 - 18:55Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.28100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика