Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яши, исән – шунысы куаныч

Чембулат... Чимбулат... Мари легендалары буенча шул исемдәге легендар кнәз XI гасырда яшәгән һәм бу халык тарихында мифологик образ буларак сакланган.

Риваятьләрдән кү­рен­­гән­чә, кнәз мари халкын бер­ләш­терүче булган, шә­һәр­ләр төзегән, һөнәрчелек һәм сәнгатьне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән. Мари дине килеп чыгуны да нәкъ менә шушы кнәз белән бәйлиләр. Аның кабере – Чимбулат ташы – марилар өчен изге санала. Бу халыкта шулай ук Чумбулат исемле баһадир турында да легендалар яши.
Алда язганнар райо­ны­быз­ның Чембулат авылына ни дәрә­җәдә бәйледер, әмма Киров өлкәсендә урнашкан нәкъ шул исемдәге авыл булуы кызыклы. Чембулат авылына исә XVI гасырда нигез салынган дип фаразлана.
Риваятьләр авылның Чынбулат исеменнән алынуы, кайчандыр бу якларда шул исемне йөрткән кеше яшәве хакында сөйли. Шул ук вакытта  кайчандыр биредә Чымбылат һәм Тым­былат исемле ике мари яшә­ве турында да юрамалар юк тү­гел. Казан ханлыгы таркалганнан соң, бу якларга татарлар килеп урнашкан. Тымбылат бу күршелекне ошатмаганмы, әллә башка сәбәбе булганмы – бу яклардан күченеп киткән. Ә Чымбулат гомеренең ахыргы минутларына кадәр биредә яшәгән.
Авыл Олы Әтнәдән 29 километр ераклыкта урнашкан.  Ул Яңа Шашы авыл җирлегенә керә. Элек-электән авыл халкы җир эшкәртү, мал үрчетү белән шөгыльләнгән. Егерменче гасыр башында биредә ике мәчет булган, биш сөт лавкасы эшләп килгән. Авыл общинасының 790 дисәтинә җире булган.
Чембулатта колхоз 1929 елда оештырыла башлый. Ул “Фрунзе” исемен йөртә. 1930 елдан тулы көченә эшли башлый. Колхозда эре терлек, дуңгыз, сарык, куян һәм тавык фермалары оештырыла.
Шунысы кызыклы, Чембу­латта революциягә кадәр мәдрәсә була. Аны 1915 елда тирә-юньгә данлыклы Мамыш бае – Мәҗит Фәтхуллин салдырткан була. Биредә алдынгы карашлы, указлы мулла – Әхтәмов Садретдин җитәкчелек итә. Мәдрәсәдә дин сабагы белән бергә дөньяви фәннәрне дә өйрәтәләр.
1922 елда мәдрәсә урынына дүртьеллык мәктәп оештырыла. 1932-33 елларда исә ул зурайтылып, җидееллык мәктәп булып үзгәртелә. 1991 елны әлеге мәктәп Яңа Шашыга урта мәктәп итеп күчерелә, яңа бина салына. Чембулатта исә 1989 елның 1 сентябрендә башлангыч мәктәп ачыла.
Бүгенге көндә Чембулат авы­лында барлыгы 115 кеше теркәлгән булып тора. Авылда башлангыч мәктәп, медпункт, клуб бар. Мәчет төзелешен башлап җибәргәннәр. Чембулат бик дини авыл, клубында берничә елдан бирле дини бәйгеләр уздырылып килә. Клуб директоры Камил Галләмов тырышлыгы белән берничә ел рәттән зурлап кичке сабантуйларга кадәр үткәрелде биредә. Авылның табигате искиткеч гүзәл, ул агачлар белән әйләндереп алынган бер утрауны хәтерләтә. Йортлары төзек, эшчән, тырыш халык яшәве күз алдында. Тиздән яңа балалар мәйданчыгы сафка басар дип көтелә,  клуб каршында аның урынын әзерләп куйганнар инде. Зират рә­шәт­кәләренең дә бер өлешен быел яңартырга уйлыйлар. Кыскасы, авыл исән, авыл яши. Шулай гына була күрсен дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев