Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яшьлек” – “Иделкәем” җиңүчесе!

«Иделкәем» бәйгесе Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә. Һәм бик зур бәйгеләрдән санала. 18 февральдә, бүген, Биектау районының Шәпше мәдәният йортында менә шул "Иделкәем" бәйгесенең зона туры үтте. Безнең...

«Иделкәем» бәйгесе Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә. Һәм бик зур бәйгеләрдән санала.

18 февральдә, бүген, Биектау районының Шәпше мәдәният йортында менә шул "Иделкәем" бәйгесенең зона туры үтте. Безнең Әтнә техникумында эшләп килүче "Яшьлек" театр студиясе (режиссеры - Рафис Сәләхетдинов) бүгенге бәйгедә Арча, Теләче, Саба, Биектау, Балтач, Кукмара районнарыннан килгән коллективлар белән көч сынашты. Илгиз Зәйнинең "Ай кызы" спектаклен уйнап, һәм җиңеп, финал бәйгесенә үтте. Бүген алар Әтнәгә җиңүче Дипломын алып кайттылар.

"Иделкәем" бәйгесенең тагын дүрт зонада ярымфинал җиңүчеләрен ачыклыйсы бар. Менә шуннан соң, "Яшьлек" студиясенең яшь артистлары "Иделкәем"нең финалында катнашачак.

Бүген жюри әгъзаларының бәясе югары булды. "Мондый спектакльне караган юк иде әле",- дигән алар. Хәбәремнең исемен махсус шулай яздым, финал бәйгесеннән соң да менә шулай хәбәр итәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев