Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яшьлек" студиясе тамашачылар мәхәббәтен яулады

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумынында эшләп килүче театр студиясе кичә Арча районының Утар Аты авылы мәдәният йортында Илгиз Зәйни әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Ай кызы" спектаклен күрсәтеп, авыл халкының мәхәббәтен яулады. "Яшьләр булгач, бу кадәр уйный алырлар дип уйламадык та, ә алар шундый оста икән..." - безнекеләргә бирелгән бәя шундый...

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумынында эшләп килүче театр студиясе кичә Арча районының Утар Аты авылы мәдәният йортында Илгиз Зәйни әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Ай кызы" спектаклен күрсәтеп, авыл халкының мәхәббәтен яулады.

"Яшьләр булгач, бу кадәр уйный алырлар дип уйламадык та, ә алар шундый оста икән..." - безнекеләргә бирелгән бәя шундый булды.

Режиссеры - Рафис Рәис улы Сәләхетдинов.

Студентлар белән дә, олылар белән дә уртак тел таба белә. Олы Мәңгәр халык театрын да җитәкли. Ул коллектив белән дә "Саташу" спектаклен сәхнәләштерде. Уңышлары шатландыра.

- Кичә режиссерыбызның туган көне иде, уеннан соң студиянең үзешчән артистлары режиссерларына сюрприз ясадылар. Икеләтә күңелле булды. Сөбханалла бу коллектив...- дип бәяләде техникумның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев