Әтнә таңы

«Яшьлек» яшьләрне җыя

Габдулла Тукай исмендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында театр яратучы яшьләрнең «Яшьлек» студиясе эшли башлады. Белгәнебезчә, әлеге уку йорты укучылары елның-елында төрле үзешчән бәйгеләрдә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап киләләр. Җыр-биюгә оста, тырыш укучылар урта һөнәри уку йортлары арасында һәрвакыт алдынгы урыннарны яулыйлар. Яңа уку елыннан исә биредә театр яратучылар өчен...

Реклама

Габдулла Тукай исмендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында театр яратучы яшьләрнең «Яшьлек» студиясе эшли башлады.

Белгәнебезчә, әлеге уку йорты укучылары елның-елында төрле үзешчән бәйгеләрдә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап киләләр. Җыр-биюгә оста, тырыш укучылар урта һөнәри уку йортлары арасында һәрвакыт алдынгы урыннарны яулыйлар.
Яңа уку елыннан исә биредә театр яратучылар өчен яңа түгәрәк эшли башлады. «Яшьлек» яшьләр театр студиясен Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов җитәкли. Студиядә барлыгы унбишләп техникум укучысы шөгыльләнә. Бүгенге көндә алар Аманулланың «Әле кичә генә яз иде» пьесасы өстендә эшлиләр. Әлеге спектакль «Иделкәем» һәм «Өмет» яшьләр театры фестивальләрендә катнашу өчен махсус әзерләнә. Спектакль шулай ук авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә дә куелыр дип көтелә.
Укучылар яңа түгәрәк эшчәнлеген бик теләп, яратып кабул иткәннәр. Рафис Сәләхетдинов та студия­гә йөрүчеләр турында бик уңай фикердә. «Яшьләр бик талантлы, тырышлар, киңәшләремне аңлап кабул итәләр», - ди ул .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: