Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр егетләрне урлаганнар

Түбән Камада начар ниятле затлар ике егетне үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр Яшьләр егетләрне урлаганнар, талаганнар, кыйнаганнар һәм ирекләрен сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Камада начар ниятле затлар 16 һәм 19 яшьлек ике егетне үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе...

Түбән Камада начар ниятле затлар ике егетне үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр

Яшьләр егетләрне урлаганнар, талаганнар, кыйнаганнар һәм ирекләрен сатып алырга тәкъдим иткәннәр.

Камада начар ниятле затлар 16 һәм 19 яшьлек ике егетне үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ачыкланганча, 7 февраль төнендә 19 һәм 16 яшьлек ике егет Вахитов урамындагы тулай торакка танышы янына килгәннәр. Ир-ат эшкә киткән, егетләргә бүлмәсендә төн кунарга рөхсәт иткән. Төнлә фатирга билгесез өч зат кергән һәм хуҗаны эзли башлаганнар. Кунакларга яшьләрнең каршы алуы ошамаган, аларны кыйнаганнар, пычак белән янап телефоннарын, документларын, 1 мең сум акчаларын урлаганнар һәм тагын ике мең таләп иткәннәр.

Аннары начар ниятле затлар егетләрне урманга алып барганнар, кыйнаганнар һәм үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Азат итү өчен акча сораганнар. Егетләрнең берсе аларга - "Жигули", икенчесе туганнарындагы 80 мең сумны бирергә вәгъдә иткән. Шул төндә алар автомобильне алганнар, танышлары фатирында үз корбаннары белән бергә кунганнар, ә аннары алар белән бергә икенче егетнең туганнарына акчага киткәннәр.

Егет туганнарына бу хәл турында әйткән, алары полициягә хәбәр иткәннәр. Тоткарланган затларның икесенә дә 20 яшь. Аларның берсе гаебен - тулысынча, икенчесе өлешчә таныган.

Бу факт буенча "Янау" һәм "Кеше урлау" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең нечкәлекләрен өйрәнәләр һәм тикшерү үткәрәләр.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157738/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев