Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яшьләр гвардиясе” тарихыбыз сагында - "Әтнә таңы"

17 апрельдән 25 апрель аралыгы Республикабызда Изге эшләр атналыгы дип игълан ителде. Әлбәттә изге эшләр шушы кысаларда гына эшләнергә тиеш дигән сүз түгел. Һәрбер кеше тирә-ягына, кешеләргә ярдәмчел булырга, яхшылыклар кылырга һәм үзенең чын кеше булуын шулай расларга тиеш. Ә нәрсә соң ул "изгелек"? Бу сорауга тәгаен гына җавап бирү...

17 апрельдән 25 апрель аралыгы Республикабызда Изге эшләр атналыгы дип игълан ителде. Әлбәттә изге эшләр шушы кысаларда гына эшләнергә тиеш дигән сүз түгел. Һәрбер кеше тирә-ягына, кешеләргә ярдәмчел булырга, яхшылыклар кылырга һәм үзенең чын кеше булуын шулай расларга тиеш.

Ә нәрсә соң ул "изгелек"? Бу сорауга тәгаен гына җавап бирү кыен. Бер яктан, изгелек - ул кеше тормышын бизәүче, аның эчке намусын кәнәгатьләндерүче бер сыйфат булса, икенче яктан - изгелек - ул ярдәмгә мохтаҗларга булышу. Һәм "мохтаҗ" сүзе белән кешене генә түгел, ә табигатьне дә әйтеп була. Табигать тә чисталыкка, ямьлелеккә һәм сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ.

Изге эшләр атналыгында Әтнә районының "Яшь гвардия"("Молодая гвардия") бүлеге активистлары да катнашты. Алар Иске Мәңгәр авылы янында урнашкан Изгеләр каберлекләрен чистарттылар. "Тарихыбызны саклап калыйк" дигән бу чистарту акциясенең төп максаты булып тарихи һәйкәлләребезне чисталыкта тоту һәм саклап калу тора. Әлеге акция матур традициягә әверелеп китәр дип ышанабыз.

Һәрбер кеше үзенең тирә-юненә игътибарлы булырга тиеш. Чисталык - күзгә нур, җанга дәва. Тарихи һәйкәлләребезнең сакланып калуы, табигатебезнең чиста булуы - безнең үзебездән тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев