Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яшәр өчен туган бала ул!

Чаллы шәһәрендә яшәүче алты яшьлек Камилә Хәмидуллинага безнең ярдәм кирәк. Сабыйның чираттагы тернәкләндерү курсы 25 августка билгеләнгән. Әмма дәвалану бушлай түгел, бу көнгә 120 мең сум акча җыеп өлгерәсе бар. Әгәр тулы гаиләдә яшәсә, сабыйның әнисе кешедән ярдәм сорап та тормас иде. - Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым...

Чаллы шәһәрендә яшәүче алты яшьлек Камилә Хәмидуллинага безнең ярдәм кирәк. Сабыйның чираттагы тернәкләндерү курсы 25 августка билгеләнгән. Әмма дәвалану бушлай түгел, бу көнгә 120 мең сум акча җыеп өлгерәсе бар. Әгәр тулы гаиләдә яшәсә, сабыйның әнисе кешедән ярдәм сорап та тормас иде.

- Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды. Вакытыннан алда тулгагым башлану сәбәпле, сабыйларымны иртә таптым. Камиләнең туганда ук диаг­нозлары күп иде. Бала тудыру йортыннан башка хаста­ханәгә җи­бәрделәр. Өйгә чыкканчы шактый вакыт узды, - дип сөйли Айгөл.

Баштарак Камиләгә билге­лән­гән инвалидлыкны да кабул итә алмый алар. Әмма тора-бара ба­ланың авыру икәненә иялә­шәләр. Айгөл, кызын аякка бас­тырыр өчен, барысын да эш­ләргә тырыша. Аны табибларга йөртә, тер­нәкләндерү үзәклә­ре­нә алып бара. Вакытында тотынгач, дәвалауның нәтиҗәсе дә күренә, сабый яшь­тәшләрен куып җитә. Утырырга өйрәнә, шуыша, тотынып йөри дә башлый. Ба­ланың бу уңышларын күреп, табиб­лар да шакката. Алар да, даими шөгыльләнсәләр, Ками­ләнең йөри аласын әйтә. Өмет бар.

- Күптән түгел педагогларга күрендек. Камиләнең баш миенә зыян килмәгән. Аң дәрәҗәсе бик яхшы сакланган. Ул бер дигән итеп сөйләшә ала, бик акыллы, башлы бала. Куллары да тыңлый, тик менә аяклары гына көчсезрәк. Әмма күңелемне төшермим. Тиздән сабыем аягына басып, үзе йөреп ки­тәр дип уйлыйм. Тернәкләндерү курс­ларын узгач, операция дә ясарга тиешләр. Үзе дә терелүен бик көтә, - ди әнисе.

Камиләне кая гына йөртмиләр. ЛФК курслары, массаж, атта йөрү - барысы да ДЦПлы сабыйга авыртуын киметергә булыша. Янәшәсендә үзен яратып торучы әнисенең булуы да зур таяныч аңа.

"Камилә ул - яшәр өчен туган сабый. Туганда, авырлыгы бер килога да җитмәгән иде бит. Кеч­кенәдән үҗәт булуы, янәшәдәге яхшы кешеләрнең ярдәме белән без, әкренләп, яхшы нәтиҗәләргә ире­шәбез. Авыру баланы тәр­бия­ләү - икеләтә авыр эш. Әмма кул сел­тәргә ярамый. Ул бит - минем балам. Күзләремә карап торуы, матур итеп елмаюы, "әнием" дип дәшүе ни тора?! - ди Айгөл. - Без күп кенә тернәкләндерү үзәклә­рендә булдык. Таныш булмаган кеше­ләр дә, туган-тумачалар, дуслар да ярдәм итә. Мең рәхмәт аларга".

Камиләгә матди ярдәм күрс ә­тергә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Сбербанк картасы: 639002629000374743
Билайн: 89061230713
МТС: 89172856082
Яндекс деньги: 410012207789757
Qiwi-кошелек: 9172856082
"ВКонтакте"да Камиләгә ярдәм итү төркеме: https://vk.com/club48501884

Гөлгенә Шиһапова

("Ватаным Татарстан", /№ 126, 25.08.2017/)

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев