Әтнә таңы

Яшәсен “Әтнә таңы”!

Вакыйга Яшәсен "Әтнә таңы"! Бездә Казан арты тарихында чыннан да лаеклы урын алырдай зур вакыйга булды. Районыбыз халкының рухи ризыгы саналырга хаклы газетына да ихластан ихтирамыбызны белдерү җае чыкты. Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы, язучы. Халкыбыз, хөкүмәтебезнең көндәлек рухи азык биреп торучыларны зурлавы безне сөендерә. Бу тантананы оештыручыларга бик зур...

Вакыйга

Яшәсен "Әтнә таңы"!

Бездә Казан арты тарихында чыннан да лаеклы урын алырдай зур вакыйга булды. Районыбыз халкының рухи ризыгы саналырга хаклы газетына да ихластан ихтирамыбызны белдерү җае чыкты.

Илдар НИЗАМОВ,

филология фәннәре докторы, язучы.

Халкыбыз, хөкүмәтебезнең көндәлек рухи азык биреп торучыларны зурлавы безне сөендерә. Бу тантананы оештыручыларга бик зур рәхмәт. Шәхсән үзем, гомерем шәһәрдә яшәп узса да, авылдан аерылганым булмады, район газетын да хәреф таный башлаганнан бүгенгәчә укып яшәдем. Безнең гаилә: әни, әти, энем, сеңелем, киленебез авыл укытучылары иде. Гомер буе газетның укучылары гына түгел, аның авторлары да булдык. Үзем ун яшеннән районыбызның элек чыккан газеталарында ук катнаша башладым, беренче мөхбирнамәләрем, әдәби парчаларым, аннары тарихи, фәнни язмаларым да әледән-әле газет битендә урын ала килә. Сеңелем Клара Кадимова да актив хәбәрчебез. Газета хезмәткәрләре белән аралашып яшибез. Иҗатыбызга бик игътибарлылар. Рәхмәт.

Димәк ки, газетабыз, аның эшчәнлеге безгә берникадәр таныш. Белүебезчә, газета эшчәнлеге безгә берникадәр таныш. Ул шактый катлаулы өч үзәктән тора: укучылары, авторлары һәм редакция. Менә шушы өч үзәктә үзең катнашканда гына газетаның хәл-әхвәлен тәфсиллерәк күзалларга, аның эшен гадел бәяләргә була. Бүген газетабыз турында сүз әйтергә шушындый югары мөнбәргә күтәрелергә жөрьят итүем урынлыдыр дип саныйм: гомумән, бөтен гомер диярлек журналистика белән, анда да газет эше белэн аерылгысыз үткән. Җиде ел "Социалистик Татарстан" газетында (хәзер "Ватаным Татарстан"); сигез ел Уфада - шундый ук республика газеты "Кызыл таң" да эшләдем; "Мәдәни җомга" газетында егерме өч ел " И туган тел..." кушымтасын чыгаруда катнаштым. Университетта утыз ел журналистларны укыту барышында күпчелек газет, журналлар белән аралаштык. Шушы чорда "Әтнә таңы" да студентларга сабак бирү мәктәпләренең берсенә әвеерлде.

Инде газетабызның үз мохитенә якынрак килсәк, тормышта "газет әйтте", " газет киңәше", "газет сүзе", хәтта "газет күрсәтмәсе" кебек гыйбарәләр ишетелеп тора. Әгәр дә газетны без әйткән өч үзәкле дип күзалласак, - "Әтнә таңы"н мин бары шулай гына, ягъни күмәк иҗатчы итеп кенә күзаллыйм, - аңа карата "газет киңәше", "газет әңгәмәсе" төшенчәләре табигыйрак булыр кебек. Ул үз сүзен бары ихласый әңгәмәдә генә әйтә. "Әтнә таңы" - чын әңгәмәче, ул укучы мәнфәгатен дә, автор мәнфәгатен дә тигез күреп, гадел эш итә. Элек газетларга карата агитатор һәм пропагандист вазыйфасын башкаручы дигән гадел бәя бирелә торган иде. "Әтнә таңы" бу вазыйфаны чынлап торып табигый, самими башкара. Район җитәкчелегенең хезмәт кешесен үзәккә куеп, аңарга уңышлы эш нәтиҗәләренә ирешер өчен шартларын булдыру, хезмәтен гадел бәяләү, хөрмәт итү сәясәтенә теләктәш булып, газетыбыз укучыларны да, авторларны да менә шушы сәясәткә булышырга мөмкинлек бирә. Мәгълүм ки, аңлаешлы, тәэсирле, үтемле әңгәмәне анда катнашкан һәр тараф телне камил белеп, сөйләмен дөрес оештырганда гына корып була.

Фәнни белгечлегем матбугат сөйләме, диссертацияләрем дә газет теле, шул җөмләдән Казан арты төбәге газетлары да булганга, ышанып әйтә алам: "Әтнә таңы"ндагы каләмдәшләремне туган телебезнең байлыгын белеп, бу хәзинәне туплауда, куллануда даими тырышучы, шушы кыйблада укучыларын да тәрбияләүче, ягъни телебезне баетуга да өлеш кертүче иҗатчылар коллективы дип әйтә алам. Бу кыйблада журналистларны 40 ел буе укыту барышында мин газетның туган телебезнең иң бай мирасы яшәгән Казан арты төбәге хәзинәсеннән оста файдалануын, аны колачлы кулланып, укучыларын да чын татарча сөйләм үрнәгендә тәрбияләргә омтылуын бүтән иҗатчыларга да үрнәк мисал итеп китерә килдем, тәҗрибә уртаклашкан фәнни анализларда, язмаларда да газетыбызны өлге буларак тәкъдим иттем. Әйтик, татар матбугатында күчерелмә мәгънәле берәмлекләрне куллану тәҗрибәсен өйрәнгән ике томлык "Телбизәк дөньясында" хезмәтемдә "Әтнә таңы"ннан мисаллар шактый. "Әтнә таңы"н вакыт-вакыт тәнкыйтьләргә дә туры килгәли. Шунысы мөһим: алар үпкәләми. Ник дигәндә, бу редакциядә дә шәкертләрем эшли- бездә остазга үпкәләү гадәте юк бит. Үзем алар белән горурланам. Урынлы да. "Бәллүр каләм" бүләге лауреаты Сүрия Мингатина кебек шәкертләр белән горурлансаң да, мактансаң да була. Аңа карап алар тискәре якка үзгәрмәс. Газетыбыз остарганнан остара, укучы күңеленә якынайганнан якыная гына барыр.

Соңгы вакытта "басмаларга куркыныч яный, электрон мәгълүмат чаралары басып китәчәк", дип куркыталар. Тормыш моны бик расламый сыман. Расласа да, әлләни ис китмәс - басма матбугат белән без әле күп булса йөз ел яшибез, аңарчы миллон ел яшәгәнбез, начар да яшәмәгәнбез, бөтен дөньяда лаеклы урыны булган милләт кадәр милләт булып җитлеккәнбез. Басма рухый азык, әлбәттә, милләтебезне тагын да үстергән, "Әтнә таңы"ның да электрон варианты бер дә бүтәннәрдән ким түгел. Һәрхәлдә бу төр азыгыбыз киләчәктә дә ике шәкелдә дә яшәр. Яшәсен "Әтнә таңы"!

Газетның укучылары буларак, карчыгым белән бүләгебез: янә ярты еллыкка газетага язылдык. Автор буларак: "Өмете өзелмәгән балачак" дигән - парчалардан торган кыйсса яздым. Коллективка шуның дискысын бүләк иттем. Барлык каләмдәшләремә дә иҗади уңышлар телим. Ә райондашларга газетага язылырга тәкъдим итәм. Ни дисәк тә, бергәлектә- көч!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: