Әтнә таңы

ЯТИМ ЗИРАТЛАР

Басу уртасында яшел утрау, Учма-учма каен, наратлар, Яшел сагыш булып сибелгәннәр Авылларсыз калган зиратлар. Очраклы гына күземә чалынган бу юллар күңелне әллә нишләтеп җибәрде. Баксаң, безнең авыл әйләнәсендә генә дә 3 авылсыз зират бар икән. Олы Мәңгәрдән Олы Әтнәгә барганда, Ис­ке Мәңгәргә җитәрәк, уң якта, халык телендә "Иске зират" дип...

Басу уртасында яшел утрау,

Учма-учма каен, наратлар,

Яшел сагыш булып сибелгәннәр

Авылларсыз калган зиратлар.

Очраклы гына күземә чалынган бу юллар күңелне әллә нишләтеп җибәрде. Баксаң, безнең авыл әйләнәсендә генә дә 3 авылсыз зират бар икән. Олы Мәңгәрдән Олы Әтнәгә барганда, Ис­ке Мәңгәргә җитәрәк, уң якта, халык телендә "Иске зират" дип аталучы зират калдыгы шәйләнә. Бу зираттагы кабер ташлары һәм аларның калдык­лары авылның 15 гасыр ахырында ук зур һәм әһәмиятле торак пункт булуын раслыйлар. Явыз Иван Казанны басып алгач, аңа сатылган, Иске Мәңгәргә күчеп килгән татар морзаларына зур өстенлекләр бирелә. Алар халыкны җәберли, хатын-кызларны мәсхәрә итә башлыйлар. Моннан качып Мәңгәр халкы хәзерге урынга күченә. Шулай итеп Олы Мәңгәргә нигез салына. Аңарчы монда кечкенә генә Тарлау авылы булып, шул ук исем белән әле дә бер урам булып сакланган.

Иске зиратны 1927-28 елларда кү­ренекле галим Гали Рәхим тик­ше­рә, андагы 15ләп кабер ташын өйрәнә. Бу ташларга караганда, зиратка кешеләр 1504-1594 елларда кү­мелгәннәр.

Реклама

Элек зиратның мәйданы зур булып, басу-кырларны сөрү вакытында ул акрынлап кечерәя барган. Моңа бик эче пошып Олы Мәңгәр сәүдәгәре Бакиров 1870 елларда 20 мең м2 тәшкил иткән зиратны канау белән әйләндертә, кырыйларына агачлар утырттыра. Ауган кабер ташларын утыртып мүкләрдән чистарттыра, юдырта. Шуннан соң бу зиратка кеше кулы тигәне юк ("Мәңгәр тарихы" китабыннан). Өйрәнү өчен дип ташларның бер өлеше алып кителә, калганнары авып-түнеп яталар, язулары да бозылып бетеп баралар. Зиратка колхоз көтүләре дә еш кергәләде.Хәзер моңа чик куелды. Зиратның тарихи әһәмиятен исәпкә алып, аны тарихи-мәдәни мирас дип игълан иттеләр, аның чикләрен билгеләү (ме­жевание) үткәрелде, кадастр паспорты тапшырылды. Шундый зират халык күңеленнән бөтенләй югалмасын өчен, аны койма белән әйләндерү, һич югы кырыйларына агачлар утырту кирәк. Мондый тәкъдим белән авылның ветераннар советы Олы Мәңгәр авыл җирлегенә мөрәҗәгать итте. Анда утырту материалы табарга вәгъдә иттеләр. Аларны утыртуны энтузиастлар, мәктәп укучылары белән башкарып булыр иде.

Олы Мәңгәрдән көнчыгышка таба 2-3 километр ераклыкта "Балалы елга" дип йөртелгән коры үзәнлек янында "Иске Бәхтияр зираты" урнашкан. 19 гасыр урталарында бер-ике кабер ташы, берничә агачы да бар иде. Хәзер аның зират икәнлеген раслаучы тигезләнеп килә торган канауларыннан һәм берничә куактан башка әйбер юк. Ләкин халык күңелендә ул һаман зират булып саклана. Бәхтияр авылы имамы Илгизәр Һидиятуллин фикеренчә, моннан 300 еллап элек Бәхтияр шунда урнашкан булган, аның аша Вятка урысларының обозлары, Себергә куылучы каторжаннар үтеп йөри торган олы юл узган, авыл халкын кыерсыту, мәсхәрә итүләр еш булган. Моннан качып халык хәзерге Бәхтияр урынына күченгән. Күченеп йөрү берничә мәртәбә кабатланган.Бәхтиярлыларга карата әйтелә торган "Күт кире Бәхтияр" әйтеме шуннан калган имеш.

"Иске Бәхтияр зираты" янындагы "Балалы елга" атамасы да очраклы гына барлыкка килмәгән. Имеш-мимешләргә караганда, кайчандыр бер ана анда яшь баласын калдырып киткән һәм төннәрен бу урында яшь бала елаганы ишетелә торган булган. "Балалы елга"дан ерак түгел, Мәңгәрдән Кишеткә бара торган юл өстендәге "Әче күпере" дә төннәрен кешеләрне еш адаштыруы белән данлыклы урын. Нигәдер бу урыннар кеше күңеленә шом салырга сәләтлеләр.

Олы Мәңгәр янындагы Симет елгасы аша чыгып ташлы үрне күтәрелүгә Яңа Мәңгәр авылы, дөресрәге аның зираты күренә. Элек кибете, клубы, мәктәбе, терлекчелек фермерлары булган ярыйсы гына зур авыл иде. Башлангыч сыйныфтан соң, балалар укырга Олы Мәңгәргә төшәләр иде, авылда башлангыч мәктәпне япкач, аларны укырга ат белән әтиләре йөртте. Мәктәпне, терлекчелек фермаларын бетерү - ул авылны бетерү дигән сүз. Яңа Мәңгәр халкы якын-тирә авылларга Арчага, Әтнәгә, Казанга һ.б. урыннарга күчте. Йорт-кураларның кайсын сүтеп алып киттеләр, кайсы урында калып череде.Ыржаеп торган баз, идән асты чокырларын, ишек алларын, бакчаларны кычыткан, кура, әрекмән, шайтан таягы басты. Күрше авыллардан монда кура җиләге, җир җиләге, гөмбә җыярга печән чабарга килгәлиләр. Ташландык авылдан да күңелсез, шомлы, кеше күңеленә авыр тәэсир итә торган тагын нәрсә бар икән дөньяда? Ә туган авылыңны мәҗбүри ташлап китү, аңа бүтән кайтып тора алмавыңны белеп, мәңге сагынып яшәү - анысы тагын да авыррактыр...

Авылның зираты да ятим калды. Һәр елны карап торучы кешеләре булмагач, аның эчен-тышын куак, чытырманлык басты, коймалары, карт агачлары череп ауды.

Юк, бөтенләй үк ятим түгел икән зират. Авылдан китүчеләрнең балалары, оныклары, шул исәптән Яңа Мәңгәр Гөлчирәнең оныгы, Арча шәһәр шифаханәсендә тәэминатчы булып эшләүче Рәис Ренат улы Камалов та бар бит әле. Ул зиратны тәртипкә китерү эшенең инициаторы, оештыручысы. Ул бу эшкә вакытын да, акчасын да кызганмый. Зират коймасын кору өчен тимер баганалар, профильләр алына. Яңа Мәңгәрдән чыгучыларны эшкә чакырып хәбәр таратыла. Узган көздә зират коймасының бер өлешенә тимер баганалар утыртыла. Быел 2 майда төрле төбәкләрдән, хәтта Чаллыдан да, 30лап кеше җыйнала, һәркем бу изге эшкә катнашырга, матди ярдәм күрсәтергә омтыла. Ике көн буе кызу эш кайный. Күп еллар тынлыкка чумып утырган зират тирәләре пычкы, машина-трактор гөрелтесеннән, бер-берсе белән очрашу шатлыгыннан исергән авылдашларның шаяру, уен-көлкесеннән яңгырап торды. Зират чистартылды, өр-яңа тимер койма эшләнеп, зәңгәр төскә буяп та куелды. Авылдашлар октябрьдә агач яфраклары коелгач, зиратны тагын чистарту, ауган агачлардан арындыру өчен җыйналырга ки­леш­теләр.

Зират ерактан балкып тора. Бу хозурлыкка әрвахлар да куанычларыннан елмаялар шикелле. Яңа Мәңгәрлеләргә "молодцы" димичә нәр­сә дисең! Башка җирләрдә дә халык шулай күтәрелсә авылсыз, ятим зиратлар кимер, бакый дөньяга күчкән туганнарыбызның рухлары шат булыр иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: