Әтнә таңы

Яулык бәйләп йөрмим

Безне кечкенәдән диннән читләштереп үстерделәр. Аллаһы Тәгалә, ураза, Коръән кебек сүзләрне ара-тирә түбән очта яшәгән әбиемнән генә ишетә идем. Әби, димәктән, аның еш кына яулыгын ияк астынннан төенләп бәйләп, я мәет сакларга, я берәрсенә ашка барырга әзерләнеп йөргәннәре әле дә күз алдымда. Мулла кызы булуын, бик күп догалар белүен һәм...

Безне кечкенәдән диннән читләштереп үстерделәр. Аллаһы Тәгалә, ураза, Коръән кебек сүзләрне ара-тирә түбән очта яшәгән әбиемнән генә ишетә идем.

Реклама

Әби, димәктән, аның еш кына яулыгын ияк астынннан төенләп бәйләп, я мәет сакларга, я берәрсенә ашка барырга әзерләнеп йөргәннәре әле дә күз алдымда. Мулла кызы булуын, бик күп догалар белүен һәм аларны яшьрәкләргә өйрәтеп калдыруы турында мин соңрак ишетеп кенә белдем. Ул чакта сабыйлыгым беләнме, әллә безгә бирелгән тәрбия атеистик рухта булгангамы, белмим, әмма нигәдер дин белән кызыксынмаганмын, әби дә өйрәтергә кирәк дип санамаган, күрәсең .

Үсә-үсә әни мине һәр мөселман өчен иң олы булган сүзләргә өйрәтте. Юлга чыксам да, имтиханнар биргәндә дә, мин бик еш шул сүзләрне ашыга-ашыга кабатлый торган идем. Баланы дөрес тәрбияләүдә аңлату, нәрсәнедер тукып торуга караганда, үз үрнәгеңдә күрсәтү иң отышлы чара икәнен психолог буларак бик яхшы аңлыйм. Әти-әниемнең тирә-юньдәгеләргә игътибары, күп итеп китап укулары, һәрчак ярдәмгә әзер торулары үз эшен итмичә калмагандыр, күрәсең. Әнә шул иман нуры һәркемнең күңелендә булырга тиеш дип саныйм. Кайчакта, исләрем китеп тыңлап торам, өлкән яшьтәге, намаз укучы апаларыбыз аз гына җай чыгуга гайбәт сатарга керешә. Ак яулыклы , озын күлмәкле кызларның хәтта тәмәке тартып торганнарын да күргәнем бар. Алай гына да түгел, теленнән "динле" сүзләр китмәгән апаларым кешенең гаепле- гаепсез икәнен аерып тормыйча, каргап ташларга да мөмкиннәр. Нәрсә бу? Дини яктан белемнең тиешенчә булмавымы, әллә адәм баласының үз әшәкелегеме? Коръән ашына кешене аралап чакыру, яки, корбан чалгач, ятим- фәкыйрьләрне, туганнарны узып, байларга таратуга ничек карарга?Тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: