Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә

Кышкы салкыннар күпме генә хөкемлек итсә дә кояш нурлары язга ерак калмаганын искэ тошерә. Яз җитүгә жир белән эшләүче хужалыкларда эш арта. Чәчү орлыкнын вакытында барлап, тиешле кондициягә җиткереп, житмәгән орлыкны кайдандыр юнәлтергә кирәк. Без бу хакта үзебезнең сорауларны "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча фитосанитария буенча белгече Мөдәрис Габделхай улы Фәттаховка бирдек....

Кышкы салкыннар күпме генә хөкемлек итсә дә кояш нурлары язга ерак калмаганын искэ тошерә. Яз җитүгә жир белән эшләүче хужалыкларда эш арта. Чәчү орлыкнын вакытында барлап, тиешле кондициягә җиткереп, житмәгән орлыкны кайдандыр юнәлтергә кирәк.

Без бу хакта үзебезнең сорауларны "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча фитосанитария буенча белгече Мөдәрис Габделхай улы Фәттаховка бирдек.

- Көзге уңышны җыеп алу белән хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын әзерләү эшләре башлана. Орлыкларны чэчу алдыннан тишелешкә биреп, орлыкларның чисталыгын, тишелеш дәрәҗәсен, дымлылыгын билгелиләр. Орлык саклауның 29нчы номерлы Федераль закон буенча үз таләпләре бар. Орлык саклана торган складка яңгыр, буран керергә, стеналарда һәм идәннәрдә ярыклар булырга тиеш түгел, орлыкны идәннән 1,5 метрдан биеклеккә өяргә ярамый, орлык складында фураж, бер орлык икенчесе белән кушылу куркынычы булырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, бу таләпләр барлык хуҗалыкларда да үтәлеп бетми. Сонгы мониторинг тикшерулэр нэтижэсендэ хужалыкларда семена саклау очен барлык тэлаплэр дэ утэлеп бетми. Бигрэк тэ орлыкны саклауга салганда кимчелеклэр кузэтелэ. Орлык стенага терэлеп тормаска тиеш, таш стена бэслэнэ хэм орлык узенен сыйфатын югалта. Кайбер хужалыкларда орлык складына кар буран элэккэн очраклар кузэтелэ. Бу кимчелеклэрне бетеру хужалыкларга зур югалтуларны булдырмый калыр иде. Белешмэлэр өчен телефон: 8 (843) 277-68-29.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев