Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы чакырылыш ничек уза

Быел 70кә якын егет армиягә алыначак. Беренче чакырылыш 29 майда булса, соңгысы 9 июльдә.

Коронавирус вәзгыяте белән бәйле рәвештә, быел армия сафларына озату ничек уза? Әти-әниләрне кызыксындырган берничә сорау белән без, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановка мөрәҗәгать иттек.
– Хәрби комиссариатка ике керү юлы булдырдык. Һәркемдә маска һәм перчатка булырга тиеш. Юк икән, без бирәбез. Бер тапкыр гына кулланыла торган мас­ка булса, 2 сәгать саен алыштырыла. Һәм ул маскалар мичтә яндырыла, күп тапкыр кулланыла торганнары эшкәртелә. Беренче булып, егетләрнең контактсыз юл белән температуралары үлчәнелә. Кулларны эшкәртергә антисептиклар куелган. Шулай ук медицина тикшерүе үтәргә килгән егетлэр һәм табиблар арасында да дистанция саклана. Элеккечә күпләп түгел, ә бер көнгә 10-15 кешене генә чакырабыз. Эшләре бетүгә өйләренә кайтарып җибәрәбез. Коронавирус симптомнары табылса, изоляторга кертәбез (аерым бүлмә бар), ашыгыч ярдәм чакырабыз. Әлегә андый очрак булмады. Иртән һәм медицина тикшерүе тәмамлангач, барлык бүлмәләр эремә белән эшкәртелә, дезинфекция ясала, бүлмәләр җилләтелә.
– Армиягә китәсе көнне ничегрәк күз алдына китерергә була?
– Егетләр иртәнге сәгать 6да хәрби комиссариатка киләләр. Аларның температуралары үлчәнә. Шуннан хәрби частька тапшыру өчен тискәре нәтиҗә булуы турында язып, мөһер сугып, карта эшләнә, тиешле урынга тапшыру өчен 2 белешмә бирелә. Икенче көннән аларны җыю пунктында ашаталар. Дарулар, мазьлар, чәй, кофе, пычаклар, әлбәттә инде, спиртлы эчемлекләрне үзләре белән алырга ярамый. Бритва, крем, сабынлы күбек кенә рөхсәт ителә. Баш кие­ме булу мәҗбүри. Һава торышына карап киенергә кирәк була. Юньле киемнәр булсын, без аларны кире алып кайтып тапшырабыз. Әти-әниләре белән 30 минут сөйләшү өчен симкалар бирәбез. Телефон ятим балаларга гына каралган.
– Бу юлы егетләр кайсы якларга хезмәт итәргә китәчәкләр?
– 19 егет Саратов шәһәрендә, үзебез шефлык иткән частьта хезмәт итәчәк. Арча агросәнәгать, аның филиалының, педагогика көллиятләрен, гуманитар техникумны тәмамлаучыларны бергә тупларга тырышабыз.
– Бер ел хезмәт иткәннәр вакытында өйләренә кайтачакмы? Аларга изоляция булмасмы?
– Егетләр вакытында кайтачаклар. Солдат поездга утырып юлга чыгу белән «Роспотребнадзор» билет буенча аны контрольгә алачак.
– Әти-әниләр арасында психиатр, егетләрне мәҗбүри психиатрия хастаханәсенә тикшеренергә җибәрә икән, дигән сүз йөри. Бу дөресме?
– Врач-психиатр егеттә психик тайпылыш тапса, 1992 елның 2 июлендә кабул ителгән 3185-1 карарның 1 маддәсе нигезендә ул егетне Казандагы Сеченов урамында урнашкан хастаханәгә тикшеренергә җибәрә. Әти-әниләре хәрби комиссариатка ризалык белдерсәләр дә, каршы булсалар да язмача хәбәр итәргә тиешләр. Тикшеренергә бару ирекле.
Быел илебез халкы зур сынау белән очрашты. Инде ул авырлыкларга бирешмичә, куелган максатка ирешеп, чакырылышны уңышлы үтәп чыга алырбыз, дип ышанып калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев