Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы хәлсезлекне ничек җиңәргә?

Урамда кошлар сайрый, кояш җылыта, гөрләвекләр йөгерә... Әмма синең бер дә юктан кәефең төшә, тиз арасың, йокың туймый. Әгәр дә бу сүзләр синең турында икән, алдагы язманы укырга киңәш итәбез.

Атмосфера басымы, температура, көн озынлыгы үзгәрү - организмыбыздагы биологик сәгатьләрнең йөрешен бутаучы факторлар булып тора. Язга күчеп бетү өчен организмга вакыт һәм ярдәм кирәк. Моңа өстәп, язын җиләк-җимешләр, яшелчәләрнең дә витаминнары кими, депресия белән очрашмас өчен, өстәмә витаминнар эчү кирәк.

Витаминнар эчүдән тыш, нәрсәләрне онытмаска кирәк:

  • Арганчы эшәләмәгез, организмны соңгы көченә җиткермәгез.
  • Җәйге вакытка күчкәнче, йокларга бер сәгатькә иртәрәк ятарга тырышыгыз.
  • Көн саен саф һавада 2-3 сәгать үткәрергә тырышыгыз.
  • Ашауга зур игътибар итегез. Организмны һәрвакыт көйгә сала торган яшелчә - кәбестә. Майларны һәм углеводларны тиз эшкәртергә ярдәм итү белән беррәттән, ул витаминнарга да искиткеч бай. Кәбестәдән тыш, яшел суган һәм сарымсак ашарга да була. Боларын тәрәзә төбендә үк үстерергә мөмкин.
  • Контраст душ та организмны уятып җибәрер.
Иң мөһиме, тик утырмагыз, хәлем юк, дип шунда ук йокларга ашыкмагыз. Хәрәкәт, витаминнарга бай ризык һәм саф һава Сезнең хәлсезлекне бик еракка куып җибәрер!
Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев