Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмалары сагындыра...

Фаҗигам да син урман, хәзинәм дә ... өстәлемдә күптән яткан бер язма бар, исеме әнә шулай "Фаҗигам да син урман, хәзинәм дә... " дип атала. Мәрхүм хәбәрчебез Равил Садриев язып җибәргән иде аны.Равил Мөхтәр улы Садриевның рухына дога булып барып ирешсен. С.Мингатина. Урман кеше яшәеше өчен тиңсез хәзинә икәнен беләбез,...

Фаҗигам да син урман, хәзинәм дә ...

өстәлемдә күптән яткан бер язма бар, исеме әнә шулай "Фаҗигам да син урман, хәзинәм дә... " дип атала. Мәрхүм хәбәрчебез Равил Садриев язып җибәргән иде аны.Равил Мөхтәр улы Садриевның рухына дога булып барып ирешсен. С.Мингатина.

Урман кеше яшәеше өчен тиңсез хәзинә икәнен беләбез, ә менә урманны фаҗигабез дип тә атарга буламы соң? Бәлки буладыр да? Чөнки, тарихыбыздагы меңләгән күңелсез вакыйгалар тиңсез хәзинәбез урман белән бәйләнгән. Мәсәлән, кешелекнең чишмә башы саналган чор - "акыллы кеше" барлыкка килгән вакытка күз салыйк. Кеше урманны үзен туендыручы, киендерүче һәм җылытучы итеп күрсә дә, аны сагалап торган хәвефләр дә шул ук урманнан башлана. Тропик урманнардагы юлбарыслар һәм пантералар тырнагында күпме кеше һәлак булмаган да, никадәр адәмнәрне буар еланнар харап итмәгән. Тик кайбер очракларда, мәсәлән, хәтта без - урта буын вәкилләре карап үскән "Маугли" мультфильмындагы социальләшмәгән малайны шул ук урман үз канаты астына ала.

Гади урман үзе генә куркыныч тудырмаска да мөмкин, аның эчендәге "ике аяклы бүреләр"нең хәвеф салуыннан куркырга кирәктер. Хәзерге чорга якынрак атласак, әби-бабаларыбызның да урманны хәвефләнеп күзәтүен төрле риваятьләрдән, ырымнардан ишетеп беләбез. Ә бит юлаучылар да һәрвакыт урманны караңгы төшкәнче чыгып бетәргә тырышканнар. Авылыбыздан көнбатыш юнәлештә, Каенсар һәм Казак Үртәме авыллары арасында "Сарай урманы елгасы" булган. Әгәр дә төнгә калган җәяүлеләр шул урыннан узарга уйласалар, бүрек бауларына, якаларына, тун түшләренә ут каба икән. Ә олаучылар соңгарып кайтса, менә дигән итеп җиккән атлары тугарылып бетә имеш. Өстәвенә берничә кечкенә бала ерым төбендә көлешеп-биеп йөриләр, ди. Кемнәр соң бу балалар? Алар - кешенең комсызлыгы һәм явызлыгы корбаннары. Бу аулак урында элеккеге елларда тегермән була. Тегермәнче үзенә ялланган мари егетен берничә ай эшләткәннән соң, акча түләмичә куып чыгара. Икеннче килгәндә ярсыган егет, тегермәнчене өйдә туры китерә алмагач, аның дүрт баласын суеп, лардагы онга күмеп кайтып китә. Күрәсең, бу мескен сабыйларның җаннары тынычлык таба алмый ике дөнья арасында кайгырып йөри торганнардыр. Шул ук Каенсар авылы өстендә "Тау башы урманы" диеп йөртелгән урын бар. Борынгы урманнан соңгы маяк булып анда карт карама утыра. Аның яшен берәү дә белми. Авылның иң карт кешеләре дә ул караманы үзләре кечкенә чактан ук шундый карт килеш хәтерлиләр. Аерым бер юлчы төнге якта карама яныннан үтсә, таң атканчы шул тирәдә әйләнеп йөри торган булган. Безнең татар җирләре белән чиктәш мари иле территориясендә "Бадый урманы" бар. Элекке вакытта алпавыт Фодейкин җирләренә кергәнлектән аны безнең як кешеләре "Бадый урманы" дип атаган. Бу куелык патша армиясеннән, каторгадан качып кайтучыларның, дезертирларның яраткан урыннары булган. Шунлыктандыр соңарган юлаучыларга качкыннар еш кына һөҗүм итә торган булганнар. Менә ни өчен явызларны качырып яткырган урманнарның яманаты еракларга тарала.

Дөрес, урманнарның һәрберсенең үзенә генә хас тарихы, риваятьләре яши. Күәм авылыннан ерак та түгел зур булмаган , җыйнак кына "Калатау урманы" бар. Аның төп агачлары - имәннәр һәм юкәләр чикләвек куаклары белән әйләндереп алынган.Борынгы заманнарда Иске Казан Әйшесеннән ике изге ятим бала - Габдулла белән Гайшәбикә Калатау урманының итәгенә килгәннәр. Алар имеш Ашыт суы өстеннән атлаганнар. Суга бату түгел, аяк киемнәре дә юешләнмәгән икән. Урман итәгендә алар икесе дә хәлдән таеп җан биргәннәр. Шул тирәдәге кешеләр бу балаларны "Калатау урманы" ның иң югары ноктасына алып менеп җирләгәннәр. Изгеләр мәрхүм булган урыннан мул һәм шифалы сулы чишмә тибеп чыккан. Хәзерге вакытта бу урын "Әүлияләр каберлеге" дип атала. Аның капкасыннан керүгә ниндидер бер сихри дөньяга эләккән кебек буласың. Уң як кырыйдагы төп кабердән күтәрелгән, чардуганны аерырдай булып утырган меңьяшәр имәнне күрүгә катып каласың, бу агач - табигатьнең олы бер могҗизасыдыр.

Мәктәбебезнең "Эзтабар" түгәрәге әгъзаләренең тынгысыз эзләнүенең нәтиҗәсе булып безнең төбәктә табылган кайбер матди чыганакларның VI-VIII гасырларда Чулман һәм Идел елгалары арасында яшәгән Азелино культурасына каравын раслау тора. Археолог Калинин 1956 елда "Калатау урманы" янында казу эшләре алып бара һәм текә тау башындагы элеккеге кирмән калдыкларына юлыга. Аның эзләнүләренә нигезләнеп сызылган схема буенча, кирмән калдыклары борынгы чор азелино культурасыныкы - хәзерге мари, удмурт, мордва халкының бабалары булган фин-угор кабиләләренеке булырга мөмкин. Кайбер риваятьләр буенча бу уррынга, калын урман биегәеп торган гаваньга, төрки кыпчак нәселеннән булган Әйше хан үзенең сәхәбәләре белән X гасырда ук Ашыт елгасы буенча йөзеп килеп туктый. Юан имән бүрәнәләрдән салынган кирмәнне кайбер өлкән авылдашлар шушы хан исеме белән дә бәйли. Ә бит кирмән калдыкларының тере шаһитләре әле дә Күәм авылында көн күрә. Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге Мөхәммәдиев Илсур һәм Фазылҗанов Рәшит абыйлар археолог Калининның төп казучылары булалар. Көненә илле тиенлек көмеш акча биреп, галим бу балаларга Калатау урыны казыта. План-схема буенча урынны үлчәп, малайларга янган багана төбе чыгуга үзенә әйтергә куша. Дөрестән дә багана төпләре чыга. Димәк бу кирмәннең язмышын бәрелештә төртелгән ут хәл иткән. Югыйсә, имән кирмән төбенә кадәр янып бетмәс иде. Мәрхүм имам Тәлгать ага сүзләренә караганда, кирмәннең уртасында җир асты өлеше булган. Егерменче гасырның утызынчы елларында ул урын иңеп чокыр хасил булган. Аксакалның фикере буенча, җир астындагы имән терәүләр череп, түшәм җимерелеп төшкән булырга тиеш. Ни кызганыч, хәзерге буын бу тарихны ничек кенә булса да белә алмаячак. Чөнки, бу тирәләрдә котырынган себер язвасы авыруы колхоз малларын кыра. Ә шул вакыттагы рәис, әзер чокырга, ягъни кирмән уртасындагы убылган урынга куркыныч авырудан үлгән хайваннарның мәетләрен тутыртып күмдертә.

Урман, ә бит син үзең дә адәм балаларын кочагыңда вакытсыз алып калгансың. Смоленск өлкәсенең Вязьма сазлыгында авылдашым Фатыйхов Шәрипҗан абыйның җәсәден 64 ел саклагансың. Ә аның улы Хәкимҗан әтисенең сугыштан тальян гармун алып кайтуын зарыгып көткән. Ләкин, сатлыкҗан малае булып күп кимсетелүләргә түзәргә туры килгән аңа. Мәктәптә урыны мич артында, караңгы почмакта булган. Хәтта атасыннан ваз кичтереп фамилиясен дә үзгәрттергәннәр ике аяклы бүреләр. Тик түзгән. Алты яшендә озаткан әтисен 70 яшендә Вязьма урманындагы туганнар каберлегендә җирләп, атасының сөякләренә иң кадерле бүләк - Күәм туфрагын сибеп, догасын кылып кайтты Хәкимҗан бабай. Рәхмәт, урман. Әгәр дә Шәрипҗан абыйның җәсәден "Кар десанты" отряды әгъзаләренә тапшырмаган булсаң, авылдашымның җаны урын таба алыр иде микән, улына тагылган нахак "юылыр идеме" икән? Юктыр. ..........................................

Тарихка кабат күз салсак, Урман безнең типсә тимер өзәрлек ирләребезне дә Петр патша указына нигезләнеп, лашманчылыкка барырга мәҗбүр иткән. Һай, нинди зур фаҗига булган ул канлы хезмәт безнең бабайлар өчен. 1718 елда Казанда, Петербургтан соң икенче булып, Адмиралтействога нигез салына. Ул имән койма белән әйләндереп алынган гаять зур верфь мәйданына урнаша. Ишегеалдында алты остаханә булган. Монда такта эшкәрткәннәр, агач һәм металл детальләрне ясаганнар. "Урман сарае" дип аталган бинада төзелеш материаллары сакланган һәм киптерелгән. Мануфактура тирәли казылган тирән каналның тозлы суында суднолар төзүдә файдаланыла торган имән бүрәнәләрне чыныктырганнар. Бу эшләрдә меңнәрчә кеше һәлак булган. Казанда ел саен бишләп корабны суга төшергәннәр. Һәр судно суга төшерелгәнче газиз бабайларыбызның кайнар каны, тозлы тире һәм хәсрәтле күз яшьләре белән юылган булган.

................................................................

Күп яндырдык сине, Урман, гафу ит! Меңәрләгән гектарларны яндырдык та корылыкка сылтадык. Ә бит һәркемгә аңлашыла, чалт аяз күктә яшен яшьнәми, агачны яшен сукмый. Димәк, янгын чыгуда кеше факторы роль уйный. Сүнмәгән учакны гаеплибез, ә кем яккан соң аны? Ягып ит кыздырып ашыйбыз да, бушаган пыяла шешәне агач төбенә томырып, тимер атларга утырып таш калага йөгерәбез. Шул шешәнең калын стенасы аша кояш күзен кысып караса кипкән яфрак кызып яна башлый. Ә шәһәрне корым баскач өянәгебез кузгала, тыныбыз кысыла башлый. Коткару хезмәте сүндерсен янәсе, сүндерерләр дә, ләкин аңламыйбыз шул, саксызлык аркасында китереп чыгарган янгыннарнны Җирдәге киләчәк буыннар өчен кислород кранын кысуын. Урман безне гафу итсә дә, балаларыбыз, оныкларыбыз гафу итәрме икән?!Уйланыйк һәм тәүбәгә килик. Явызларча файдаланмыйк урманнарыбыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев