Язмышлардан юктыр узмышлар
Һәр авылның үз кешесе - исереге, карагы, эшсезе була. Юк... алай гына түгел, боларга өстәп хезмәт сөючән халкын ин беренче урынга кую кирәк. Шул исәптә... сыер савучылар да. Кечкенәдән әти-әнисез үскән Гөлфания, әнә, ике дистә еллап сыер савучы булып эшли. 12 яшендә беренче эш көненә килгәнен бүгенгедәй хәтерли. Каршысында иллеләп...
Һәр авылның үз кешесе - исереге, карагы, эшсезе була. Юк... алай гына түгел, боларга өстәп хезмәт сөючән халкын ин беренче урынга кую кирәк. Шул исәптә... сыер савучылар да.
Кечкенәдән әти-әнисез үскән Гөлфания, әнә, ике дистә еллап сыер савучы булып эшли. 12 яшендә беренче эш көненә килгәнен бүгенгедәй хәтерли. Каршысында иллеләп сыер көтә үзен. Бер көн дә калдырмыйча иртә-кичен эшкә килә ул.
Бу яшьтән иртән өчтә тору - авыр түгел лә... әмма бәйрәм, якшәмбеләрнең эш көне булганына күңел әрни. Авырып китәсеңме, кая да булса барасың бар, чакыралар - болар турында уйлыйсы юк, сыер савасы, эшлисе бар. ..
Гөлфания үги әби тәрбиясендә яши иде, ә бүгеннән ул үз җилкәсе белән тормыш корырга мәҗбүр булды. Авылда ферма булгач ярый, әллә кая барасы юк. Менәсең дә эшлисең... И ... хакларын әйтер идем. Ташка үлчәрлек үзен.
... Күпме еллар үтте, сулар акты. Табигатькә язлар килеп, бар дөньясын яшәртә, яшелгә күмеп килә. Беренче чирәм, агач бөреләре уянып хуш ис тараталар, салмак җылы җилләр шул яз исен күк йөзенә алып менәдер сыман.
Авыллар яңара. Яңа йортлар төзелә, бер-берсенә карап балкышалар диярсең, һәммәсендә диярлек дистәләп сабый аваз салган. Гөлфания дә 4 кыз, 5 ул үстерә. Тормыш иптәше Вагыйз генә никтер нарасыйларны сөйми. Үзе ындыр табагында җитәкче булса да, игътибарсыз, ялкау. Яратудан бигрәк җылы сүз, елмаю ише күрмисең аннан. Элеккечә: турсайган, таза гәүдәле. Эх-х! Кулыннан берәр эш килсәме?!
Кичен кайтып керә дә киемнәрен тузгыта, исәнме-саумы димичә, капкалап алганнан соң үз ятагына барып ава, гырлап йокыга китә...
...Эссе җәйләр. Ачык тәрәзә аша үткән кичке салкынча һава гына җанны иркәли. Чикерткәләр, кошлар, бакалар сайравыннан аерылгысыз төн. Дөнья кабат уянырга җыенып килә...
Күрше авылга кадәр җәяү барырга сәгатькә якын вакыт кирәк. Шуңа, Гөлфания иртәрәк тора, чәйләп алырга да өлгерми, күршеләренә балаларын укырга озатырга кушып эшенә чаба. Тукта әле, Гөлфаниянең күзләре бүген ник ачылмый? Йокысы туймаганмы? Башы әйләнә... Күзалды караңгы, берни күрми. Җитмәсә, кичә сыер аягын имгәтеп кара яндырды, ул да атламый. Алдагы көнне дә шул уң аягына сөртенеп егылды шул, баш арты таш плитәгә барып төште. "Шушы фермада гарип калып кая үләрмен?" дип уйлады. Көч-хәл, хезмәттәшләре ярдәме белән иртәнге эшен тәмамлап кайтыр юлга чыкты. Тагын җиде чакрым атлыйсы бар, ләкин сөяге сынган аяк тыңламый... "машинасы да йөрми, ичмасам..." , дип уйлап бетергәндә генә иренең "ВАЗ"ы күренде. Туктагач, Гөлфания уң аягын сөйри-сөйри кереп утырды һәм... ничек кире очып төшкәнен күрми дә калды. И-и, Вагыйз... "Синнән ферма исе килә", дигән сүзләрең... ике тезенә таянып юл уртасында калган Гөлфания күзеннән яшьләр тыела алмады. Үзе дә сизмәстән:"Хәлләремне кайчан аңларсың.. .Вагый-ыйз", дип кычкырган тавыш авылга кадәр ишетелде. 9 баласын йокыдан уятып бакый дөньяга күчте. Хәтта күршеләре Гөлфания сүзен тыңламауларына исләре китмәде, иренең йөзендә дә кайгы чаткылары күренмәде, балаларны бакчага тапшырырга кара кылды. Сызлый йөрәк... Үги әби генә иртәрәк вафат булды шу-ул.:..
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 12:00Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бүген 84 яшь тулды.1400
-
20 гыйнвар 2021 - 11:35Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады «Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.1600
-
20 гыйнвар 2021 - 10:45ЮВТ-24-Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал исемен сайладылар Телеканал республиканың нефть төбәгенә хәбәр ителәчәк.2500
-
20 гыйнвар 2021 - 10:40Татарстанның көньяк-көнчыгышында «Татмедиа» АҖ яңа телеканалны эшләтеп җибәрәчәк Яңа телеканалның исеме һәм логотибын республика халкы үзләре уйлап таба.3300
-
20 гыйнвар 2021 - 10:10Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар алды Казанда 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны җәлеп итү күздә тотыла3100
-
20 гыйнвар 2021 - 08:35«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.4100
-
20 гыйнвар 2021 - 07:50Бер көн эчендә меңгә якын татарстанлы коронавирустан прививка ясатты Республиканың күпчелеге вакцинацияләүнең беренче этабын гына узды.4800
-
19 гыйнвар 2021 - 20:20Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән.9800
-
19 гыйнвар 2021 - 18:03Социаль хезмәткәр - өлкәннәр таянычы Бүгенге көндә социаль хезмәткәр миссиясе бик мөһим.12100
-
19 гыйнвар 2021 - 17:05Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен ана капиталын куллана алалар Авыл ипотека буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.6800
-
19 гыйнвар 2021 - 14:55Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте «Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.9700
-
19 гыйнвар 2021 - 14:402020 елда ТР алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исемлегенә керде Республика программасы ярдәмендә узган ел 400гә якын өлешче хокуклары торгызылды.7900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.16100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.17600
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.35200
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.28300
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.25800
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.22500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика