Әтнә таңы

Язучылар союзында семинар булып узды

Җомга көнне, 24 октябрьдә, Татарстан Язучылар берлегендә районнардагы әдәби берләшмә җитәкчеләре семинары узды. Эшлекле киңәшмәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры...



Җомга көнне, 24 октябрьдә, Татарстан Язучылар берлегендә районнардагы әдәби берләшмә җитәкчеләре семинары узды.

Эшлекле киңәшмәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, язучы, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе сектор мөдире Галимҗан Гыйльманов, язучы, Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү комиссиясе рәисе Тәлгать Галиуллин, күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Мәрмәрә университеты профессоры, тарихчы, TASAM премиясе лауреаты, Надир Дәүләт катнаштылар. (Хөрмәтле кунак 1949 елда Манчжуриядә дөньяга килә. 1982 елдан бирле фән өлкәсендә тарих буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Ул татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басылган егермедән артык гыйльми китаплар авторы.)

Аларның чыгышларын без, республикабыз шәһәрләрендә, районнарында эшләп килгән берләшмә җитәкчеләре кызыксынып та, борчылып та тыңладык. Семинарның югары дәрәҗәдә узганлыгын алда санап узган шәхесләребезнең катнашуы да сөйлидер.

  • Әле тагын да саллы гына оешмалардан саллы гына җитәкчеләрне чакырган идек, тик алар безне санлап бетермәделәр,- дип башлады чыгышын язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан.

Бу үзе каләм әһелләренә карата мөнәсәбәтнен юк дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. Алда санап үткән шәхесләрнең чыгышлары үзеннән үзе мөнәсәбәтне икегә бүлә дә куя, элек һәм хәзер. Һәр чыгыш ясаучы чыгышында: "...элек мәктәп баласына да каләм хакы бар иде, гонорар дигән әйбер бар иде, хәзер бу бетте. Китапка хөрмәт бар иде. Газетада бер шигырь басылу зур дәрәҗә иде. Ә хәзер кемнең акчасы бар, кем каләм тотып яза белә, шул китап чыгара. Күбесенең сыйфаты юк дәрәҗәсендә, каршы да килә алмыйбыз, һәркем акча эшли. Яшьләр иҗат белән шөгыльләнеп акча эшләп булмаслыгын аңладылар, алар сату итә. Иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнүчеләрнең язмаларын район газеталары басмый, чөнки алар өстән кушкан план нигезендә мәкалә язып, акча эшләргә мәҗбүр. Матбугат та бетүгә таба бара. Бер дигән Сабантуй газетасы бетте, берничә журнал бетү алдында. Журналистларга да түләү юк дәрәҗәсендә. Һәм бу хакта бары да белә, үзгәртергә теләүче генә юк. Ә бит булачак язучы әнә шул район матбугатында, балалар матбугатында чыныгу үтеп килә. Мондый мөмкинлек бетте, яшь язучылар юк диярлек, әдәбияты булмаган милләт бетүгә таба бара, ә без дәшмибез, ник дәшмибез, иҗат берләшмәләренең җитәкчеләренә дә хезмәт хакы түләнми, аларның күбесен шул ук журналистлар башкара, юклы барлы акчага эшләүче матбугат хезмәткәре фанат булганга бу эшне дә алып барырга мәҗбүр..." - бу уңайдан күпләрне борчыган мәсьәләләр хакында өлкән язучылар, галимнәр үз фикерләрен әйтеп, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Аларга нигезләнеп, Татарстан язучылар берлегендә әдәби берләшмә җитәкчеләренең Республика семинары резолюциясе кабул ителде.

Реклама

"18 яшьлек язучылары булмаган әдәбиятның киләчәге шикле", -дигән бер акыл иясе. Шулайдыр, язучы яшьли өлгерергә тиеш. Ә Язучылар берлеге шушы яшь үсентеләргә тиң иҗатчыларны кырау тидермичә сакларга һәм үстерергә бурычлы. Семинар да нәкъ менә шул максатны күздә тотып оештырылган да.

Татарстан язучылар берлегенең 80 еллык тарихы бар. Бу еллар эчендэ язучыларның дүрт буыны алышынган дип уйларга кирәк. Тарихы бай һәм күрсәтерлек, тик җан әрнетерлекләре дә юк түгел. Бүгенге көндә исәптә торган 330 язучының 210ы пенсионер, 35 яшькә кадәрле утызлап кына язучы бар, аларның да ах итәрлек әсәрләр язганы юк, диләр. Менә шушы союз белән беррәттән 664 кешене берләштергән иҗат белән шөгыльләнүчеләр, китапларын чыгаручылар, башлап язучылар бар, алар белән иҗат берләшмәләре эшли. Зур шәһәрләрдә берләшмә эше җайга салынган, финанс ярдәме күрсәтүчеләр дә бар. Районнарда бу эш ул дәрәҗәдә үк түгел, шулай да тырышучылар бар. Безнең районда исә бу берләшмә бар дип әйтә алмыйм, эшләмибез дип тә булмый, чөнки бу вазыйфаны без, район газетасы хезмәткәрләре башкарып карыйбыз. "Өмет чаткылары" азмы күпме шул юнәлештә эшли, мәктәп газеталары да шушы мактаулы, авыр эшне башкара. Чөнки сәләтле яшьләребез бар, иҗатка, журналистикага килүчеләр дә җитәрлек, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп, "Иделем акчарлагы", "Алтын каләм" бәйгеләренә әзерлибез. Ярдәм сорап килүчеләрне дә кире борган юк. Киләчәктә кирәк буламы безнең районга әдәби берләшмә, ихтыяҗ бармы, анысын бергәләп хәл итәргә кирәк. Фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерерсез, дип ышанам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: