Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язва һәм гастрит вакытында эчә торган дарулар коронавирустан үлү куркынычын арттыра

АКШның Бруклин университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). АКШның Бруклин университеты галимнәре ачыклаганча, гастрит һәм ашказаны җәрәхәте вакытында эчә торган дарулар яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның хәлен начарайтырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Тикшерелгән төркемдәге «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән хастаханәгә озатылган пациентларның 15,6 проценты «Омепрозол», «Омез», «Доксилак» һ.б. дарулар кабул иткән. Әлеге даруларны эчкән пациентлар арасында үлем-китем очраклары, мондый терапия алмаган коронавирус белән авыручыларга караганда 2,3 тапкыр артыграк булган. Моннан тыш, беренче категориягә кергән кешеләрнең үпкәләрне ясалма җилләндерү – ИВЛ аппаратына тоташу ихтималы да 2,5 мәртәбә арткан.

Россия гастроэнтерологлары ачыклык керткәнчә, билгеле бер даруларны кабул итү ашказанындагы тоз кислотасы күләмен һәм барьер функциясен киметә, эчәклекнең микробиотасын үзгәртә. Бу исә лайлалы тышча аша вирус кисәкчекләре тизрәк үтеп керүенә ярдәм итә һәм авыруны көчәйтә.

OsloMet (Норвегия) университеты сәламәтлек турында фәннәр факультетының гамәли фармакология һәм фармакотерапия курсы җитәкчесе Юрий Кисилев искәрткәнчә, тикшеренү нәтиҗәләре әле раслауны таләп итә, ә табиб кушуы буенча протон помпасы ингибиторларын кабул итүче пациентларга терапияне мөстәкыйль рәвештә туктатырга ярамый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-07-2020/yazva-m-gastrit-vakytynda-ech-torgan-darular-koronavirustan-l-kurkynychyn-arttyra-5758831

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев