Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Языл һәм iPad от!

Языл һәм iPad от! "Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында "Язылган өчен iPad" бәйгесе игълан итте. Бәйгедә катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга - аның берсе районыбыз газетасы "Әтнә таңы" булыр дип ышанып калабыз. Язылуны почта аша яки VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары...

Языл һәм iPad от! "Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында "Язылган өчен iPad" бәйгесе игълан итте. Бәйгедә катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга - аның берсе районыбыз газетасы "Әтнә таңы" булыр дип ышанып калабыз. Язылуны почта аша яки VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон акчасы, банк аша акча күчереп башкарырга була. Газета-журналларга язылу квитанциясенең күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен почта белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрү сорала. Конвертка "Абунәчеләр конкурсы"/"Конкурс подписчиков" дип язарга, элемтә өчен телефон һәм язылучының исем-фамилиясен куярга онытмау сорала. Шулай ук podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә дә мөмкин, дип хәбәр итә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге. Бәйге 2014 елның 10 октябреннән 31 декабренә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр 2015 елның 5 февраленнән дә соңга калмыйча чыгарылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 10 марттан да соңгы калмыйча тапшырылыр дип вәгъдә итә бәйгене оештыручылар. Төп бүләк - 30 мең сумлык Apple iPad Air 64 Gb. Бәйгенең өстәмә бүләге - 5 әр мең сумга якын бәядәге Samsung фотоаппаратлары. Тагын һәркайсы 500 сумлык канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә 50 берәмлек кызыксындыру бүләге дә каралган. Бәйге турындагы нигезләмәләрне, "Татмедиа" ААҖ басмаларының тулы исемлеген www.tatmedia.ru сайтында табарга мөмкин, исемлек шулай ук www.tatpost.ru/Podpiska адресы буенча "Темалар" бүлегендәге "Татмедиа" ААҖнә караганында да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев