Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Языл һәм iPad от!”бәйгесенә нәтиҗә ясала - "Әтнә таңы"

Шул исемдәге бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. 12 февраль көнне сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте акция кысаларында бүләкләр уйнатуны планлаштыра. "Языл һәм iPad от!" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр, 2016 елның I яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугат басмаларына язылуның 3тән дә ким...

Шул исемдәге бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. 12 февраль көнне сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте акция кысаларында бүләкләр уйнатуны планлаштыра.

"Языл һәм iPad от!" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр, 2016 елның I яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугат басмаларына язылуның 3тән дә ким булмаган квитанцияләре "ТАТМЕДИА" акционер җәмгыяте тарафыннан кабул ителде. Таләпләр нигезендә барысы 213 гариза кабул ителде. Бәйгедә катнашучылар һәм аларның тәртип номерлары ТАТМЕДИАның http://tatmedia.ru/newssee/22374 сайтында бар.

Акциядә Татарстан гына түгел, Башкортостан, Чувашия, Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр дә катнашты. Татарстаннан конкурска хатлар 38 районнан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килде.

Аеруча Арча, Кукмара, Апас, Яшел Үзән районнары газеталарга язылучылары актив катнашты. Шунысы бар, айпадны ике тапкыр Актаныш районында яшәүчеләр откач, актанышлыларның активлыгы да кинәт артты. Кызганычка каршы Баулы, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Спасс районнарыннан бер генә гариза да килмәде.

12 февраль көнне призлар уйнатуны тулысынча видеога яздырырга һәм ТАТМЕДИА сайтының акцияләр бүлегендә куярга планлаштырыла. Шулай итеп, теләүчеләр уйнату барышын баштан ахырына кадәр карый алалар. Аның төп нәтиҗәләре республика матбугат чаралары (КЗН, ГТРК "Татарстан", ТНВ, intertat, sntat һ.б.) тарафыннан да яктыртылачак.

Исегезгә төшерәбез, КУКМАРА исемле 15 савыт-саба комплекты, өч цифрлы фотоаппарат, төп приз - ipad уйнатыла. Моннан тыш, Татарстанның һәр районыннан "ТАТМЕДИА"акционерлык җәмгыяте басмаларын максималь суммада алдыручы бер кеше билгеләнә.Ул катнашучылар бүләк наборлары алачак.

Барлык призлар да район/шәһәр газеталары редакцияләре тарафыннан тапшырыла. Реклама хокукында 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев