Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язылдыңмы, дустым, "Әтнә таңы"на?

"Әтнә таңы"на язылу дәвам итә. Күңелле хәбәр: район халкы газетабыздан йөз чөерми. 29 май көненә агымдагы елның II яртыеллыгына "Әтнә таңы"на барысы 1322 кеше язылган инде. Тик таяк ике башлы: "Нәрсә бар соң анда?" яисә "Сайттан укыйм мин аны", диючеләр бик нык оттыралар. Нибары 534 сум акча түләп, ярты ел...

"Әтнә таңы"на язылу дәвам итә. Күңелле хәбәр: район халкы газетабыздан йөз чөерми. 29 май көненә агымдагы елның II яртыеллыгына "Әтнә таңы"на барысы 1322 кеше язылган инде. Тик таяк ике башлы: "Нәрсә бар соң анда?" яисә "Сайттан укыйм мин аны", диючеләр бик нык оттыралар. Нибары 534 сум акча түләп, ярты ел буе райондагы иң кызык һәм бернинди гайбәтсез, төгәл хәбәрләр белән танышып бару мөмкинлеге бар. Үзегез дә: "Кара әле, шулай-шулай дип әйтәләр, дөрес микән ул?" - диюләрен бер генә ишетмәгәнсездер. Газетадан укыгыз - төгәл мәгълүматлар әнә шунда! Өстәвенә, район хәбәрләрен беренче чыганаклардан укып белмәгән кеше - заманча итеп әйтсәк, "отсталый" инде ул... Ә хәбәрләрне сайттан укуга килсәк, хәзер без дә акыл җыйдык. Бик күп һәм мөһим яңалыкларны сайтта күрә алмассыз. Дөрес, фоторепортажлар элеккечә үк анда урын алыр. Димәк, газетага язылыгыз, җәмәгать. Әле бит, үзенең мәкаләсен газетада бастырмаганга, яисә, кыскартканга үпкәләүчеләр бар. Кыскалыкта - осталык, диләр. Бүгенге заман шул юлдан атлый. Ә "Әтнә таңы" иярергә мәҗбүр. Бары шул гына. Сезнең мәкаләләрегезне тулысынча гына түгел, азрак өстәп тә бастырыр идек әле, тик күз алдына китерегез: бер битне бер мәкалә белән генә тутырсак, сезгә ошармы? Хөрмәтле газета укучылар! Бергә булыйк, бердәм булыйк! Бу - коточкыч зур сумма түгел, ә менә шул суммага ярты ел буе газетада бастырасы мәкаләләр гаять күп булачак. Эчтәлекле дә. Монысына ышаныгыз. Киләсе атнага ук газетабыз тиражы кинәт артыр һәм без, редакция хезмәткәрләре: "Менә күпме безнең ихлас дусларыбыз", - дип шатланырбыз, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев