Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Язылган өчен iPad” бәйгесе җиңүчеләре

Әлеге бәйге хакында газета укучыларыбыз яхшы хәтерлидер. Елның-елында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте шундый исемдә бәйге уздырып килә. 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу барышында да игълан ителде әлеге бәйге. Бәйгенең шарты буенча бер кеше бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга...

Әлеге бәйге хакында газета укучыларыбыз яхшы хәтерлидер. Елның-елында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте шундый исемдә бәйге уздырып килә.
2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу барышында да игълан ителде әлеге бәйге. Бәйгенең шарты буенча бер кеше бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш иде. Иң зур бүләк iPad дип вәгъдә иттеләр. Бәйге тәмамланды, аның җиңүчеләре дә билгеле булды.
Бәйге игълан ителгәннән соң, Та­тарс­тан Республикасыннан гына түгел, Рос­­сиянең кайбер регионнарыннан да абунәчеләр 2015 елның икенче яр­ты­­­еллыгы өчен газета-журналларга язы­­­лу хакындагы квитанцияләре кү­­чер­мә­ләрен юллаганнар. Бәйгегә нә­ти­­­җә ясаганнан соң, iPadка 2015 елның икен­че яртыеллыгына иң зур суммада га­­­зета-журналларга язылган Актаныш рай­оныннан Рамил Сәләхов лаек булды.
Бәйгенең шарты буенча, квитанция­ләренең күчермәсен иң алдан җибәргән 50 абунәчегә дә махсус бүләкләр каралган иде. Алар арасында безнең районнан Олы Әтнә авылында яшәүче Ләйсирә Бариева белән Олы Мәңгәр авылыннан Халидә Сабирова да бар. Шулай ук узган ел җиңүчеләр арасында булган Күңгәр урта мәктәбе укытучысы Суфия Галиева быел истәлек бүләгенә лаек булды.
Халидә апа Сабирова Олы Мәңгәр авылында гомер кичерә. Газета-журналларны яратып укый.
- Бала вакыттан укырга яратам. Әти кечкенә вакытта газета-журналларны кыч­кырттырып укыта иде, - дип искә алды ул.
Район газетасы турында сүз чыккач, "Бер хәрефен дә калдырмый укып чыгам. Элек-электән алдырам", - диде.
Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Ләйсирә апа Бариева исә: "Район газетасын яздырмый калганым юк. Укырга бик яратам. Теләгем дә бар, газетада балалар турында, алар тормышын чагылдырган язмалар күбрәк булсын иде. Балалар газета аша яшьтәшләренең яшәеше турында хәбәрдар булырга тиешләр дип саныйм, - диде.
Суфия апа Галиева гаиләсендә исә газетабызны көтеп алган кунак дисәк тә, ялгыш булмастыр. Үз чиратыбызда без дә аларны кабат җиңүләре белән котлыйбыз.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Исегезгә төшерәбез. Бүгенге көндә "Әтнә таңы" газетасына 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Бәяләре үзгәрмәде. Халык өчен - 534, оешмалар өчен 549 сум. Һәр вакыттагыча бергә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев