Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язылырга соңга калмадыңмы?

Май ае, ел ахыры якынлашып килгән мәлләр - хат ташучыларыбыз өчен "урак өсте"нә әйләнә. Чөнки, киләсе яртыеллык өчен ул һәрбер язылган йортка газета - журналлар, рухи байлык өләшә. __________________ Газетаның авыл хәбәрчеләре язган фикерләр белән мин дә килешәм. Газеталар алдыручы йорт авылда дәрәҗәле кебек санала. Халык яратып укыган, үз иткән....

Май ае, ел ахыры якынлашып килгән мәлләр - хат ташучыларыбыз өчен "урак өсте"нә әйләнә. Чөнки, киләсе яртыеллык өчен ул һәрбер язылган йортка газета - журналлар, рухи байлык өләшә.

__________________

Газетаның авыл хәбәрчеләре язган фикерләр белән мин дә килешәм. Газеталар алдыручы йорт авылда дәрәҗәле кебек санала. Халык яратып укыган, үз иткән.

Чын дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә газеталарның тиражын авылларыбыз гына саклап кала, дип уйлыйм мин. Күбрәк өлкән буын вәкилләре, әби-бабаларыбыз укый. Ә безгә - яшьләргә газета кирәк заманмени, бер уйласаң.

Беркөнне өебезгә күпләп газеталар килгәч, бермәл уйга да калдым: ни өчен шуның кадәр алдырабыз? Бездә генә шушы хәлме? Кыскасы, матбугат битләренә урын безнең өйнең иң түрендә. Бәяләре кыйммәтләнсә дә, даими алып килгән ике район газетасыннан, "Акчарлак" һәм "Тәрәзә" газеталарыннан аерылган юк. Хат ташучыбыз язылырга әйдәгәч бераз киметү ягын да уйлап карадык, тик нәтиҗәдә тагын бер кочак матбугатка язылып куйдык.

Өйгә газета килгән көн - бәйрәм кебек. Аның һәр мизгеле үзенчә кадерле. Кыштыр-кыштыр актарып, күзләр иң майлы, баллы сүзләрне тапкач эчке дөньясына чумасың... Көтелмәгән яңалык, хәбәрләргә тап булсак та шулай. Әнә шулай гына кызыксынып укыйсың, бирелеп, күзаллап уйларга каласың, рухи үсеш, тел байлыгы туплый - туплый дөрес сөйләшергә, яшәргә өйрәнәсең...

Көндәлек тормышка әйләнеп кайтсак, хәлләр аеруча катлаулы. Бер газетага язылу ким дигәндә 350 сумнан башлана. Мондый уртача күрсәткечне һәр атна саен килүче газеталарны күзаллаганда мисал итеп әйтергә була. Ә аннан да арзан бәя икән, димәк, ул аена берничә тапкыр гына чыга торганнары. Атна саен килмәгән газета - газета буламы инде ул?!. Аны зарыгып көтүләре...

Ә Әтнәлеләр нинди фикердә соң? Шушы ният белән берничә танышыма мөрәҗәгать иттем. Интернетта. Хәзер сүзне үзләренә бирәм.

Фаил Шәяхмәтов, 26 яшь:

"Әтнә таңы"н укырга яратам. Минемчә, әйбәт газета. Ләкин, атна вакыйгалары турында күбрәк язсалар шәп булыр иде (болай да язып торалар - авт.). Көлдергечләр, кроссвордлар булса да комачауламый. Бүген интернет заманы, шулай да матбугат белән даими танышып торам, үземә рухи азык алам. Шулай ук, мавыктыргыч конкурслар турында да онытмасыннар иде. Үз урынында хикәясе булса да шат кына булам. Укырга мин мөкиббән... (үзе шигъри юллар да яза).

Зөлфирә Сибагатуллина, 57 яшь:

Үзем язылмыйм, әмма күршеләрдән "Әтнә таңы"н карап барам. Акча ягы бик кысан. Газетада үземә ошаган темаларны гына яратып укыйм. Күңелгә ятышлысына шундук күз төшә. Минем карашым шундый. Сайлап укысам да, зарланмыйм. Әйткәнемчә, һәркемнең үз карашы.

Илдар Гатауллин, 13 яшь:

"Әтнә таңы"н укыштыргалыйм. Күбрәк дүртенче бите - рекламаларны укырга яратам. Газетабызда авыл хәлләре, авыл тормышы турында күбрәк язсыннар иде. Авыл мәктәпләре турында да кызыксынып укыйм. Газетаны эшләүчеләргә рәхмәт, безне шулай сөендереп торсыннар.

Радик Шәрәфиев, 15 яшь:

Әлбәттә, "Әтнә таңы"н укырга яратам. Районның барлык яңалыкларыннан хәбәрдар булып торам. "Әтнә таңы" булмаса, барлык хәбәрләрне белеп тә бетереп булмас иде. Аллага шөкер, "Әтнә таңы" килеп торгач, рәхәт! Газетада барысы да ошый, эшләүчеләргә мең рәхмәт!

Радик дигәннән, аны һәркем беләдер, минемчә. Шәхсән үзем аны матур җырчы, булачак йолдыз итеп күрәм. Шулай ук, Радикны театр артисты дип тә атарга була. Кызыксынып, аның сәләте турында сорашам:

- Җырлау, әлбәттә, ул үзе бер рәхәтлек! Әмма, бер генә спектакльдә катнашканым бар. Туфан Миңнуллинның "Мулла" драмасында, Илдар исемле яшүсмер авыл егете ролен уйнадым. Театр иленә Рамил абый һәм Ландыш апа Фазлыевалар алып керде. Аларга зур рәхмәтем!, - ди Радик Шәрәфиев. Ә мин аның осталыгына, сәләтенә сокланам.

Газета турында фикерләр төрле. Ни генә дисәң дә, бу - халыкныкы, укучы сүзләре. Арасында теләге дә, тәкъдиме дә бар. Ә "Әтнә таңы" әнә шуны максат итеп куя да инде: халык белән бергә эшләү, яшәү. Димәк, шушы юлдан тайпылмыйча алга атларга, бергә булырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев